Эксперт советында Стратегия-2030 үзгәрешләрt хупланды

2019 елның 5 марты, сишәмбе

Казанда Хокукый мәсьәләләр буенча ведомствоара координацион комитетның эксперт советы утырышы узды. Чара Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында узды.

Утырыш кысаларында түбәндәге мәсьәләләр каралды:

1) "Татарстан Республикасында мәдәни мирас объектлары турында" Татарстан Республикасы Законының 12 маддәсенә үзгәрешләр кертү турында" Татарстан Республикасы законы проекты турында;

2) "Мәдәният турында" Татарстан Республикасы Законының 281 маддәсенә үзгәрешләр кертү турында" Татарстан Республикасы законы проекты турында;

3) "2030 елга кадәр Татарстан Республикасының социаль-икътисадый үсеш стратегиясен раслау турында"  Татарстан Республикасы Законына  үзгәрешләр кертү турында" Татарстан Республикасы законы проекты турында.

Стратегия-2030га үзгәршләр кертү мәсьәләләре буенча доклад белән икътисад министры урынбасары Олег Пелевин чыгыш ясады. Ул билгеләп үткәнчә, закон проекты республика министрлыклары, ведомстволары, муниципалитетлары, предприятиеләре, иҗтимагый оешмалары, мәгариф учреждениеләре тәкъдимнәре нигезендә, шулай ук Татарстан Республикасында миграция процесслары, агломерацияара процесслар, муниципалитетара хезмәттәшлек тикшеренүләрен һәм барлык мәнфәгатьле яклар белән күп санлы чаралар һәм фикер алышуларны исәпкә алып формалаштырылды.

Олег Пелевин шулай ук Стратегия-2030 программасына кертелә торган төп үзгәрешләр, шул исәптән илкүләм проектларны гамәлгә ашыру белән синхронлаштыру максатыннан кертелгәннәре турында сөйләде.

Закон проекты башкарма хакимият органнары белән килештерелде, министрлыкларның, ведомстволарның, муниципалитетларның иҗтимагый советларында, дәүләт хакимияте башкарма органнарының йомгаклау коллегияләрендә, муниципаль берәмлекләрнең хисап сессияләрендә, гражданнар җыеннарында каралды, Иҗтимагый палатада һәм Татарстан Республикасы профсоюзлары белән тикшерелде.

 ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International