"Минем документлар" үзәкләре WSIS премиясен алуга топ-5 проект исемлегенә керде

2019 елның 4 марты, дүшәмбе

"Минем документлар" дәүләти һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү үзәкләре Мәгълүмати җәмгыять мәсьәләләре буенча югары дәрәҗәдә бөтендөнья очрашуы (World Summit on the Information Society, WSIS) бүләкләрен алуга дәгъва итүгә тәкъдим ителгән топ-5 проект арасына керде.

WSIS prize – ул мәгълүмати-коммуникация технологияләрен (МКТ) кулланып, үсеш стратегияләрен уңышлы гамәлгә ашыру өчен аерым затларны, дәүләтләрне, төбәк һәм муниципаль учреждениеләрне бәяләү һәм тануның нәтиҗәле механизмын формалаштыру өчен төзелгән уникаль халыкара конкурс. 

Экспертлар төркеме тарафыннан каралганнан соң, конкурска  МКТ өлкәсендә бөтен дөньядан1064 проект номинацияләнгән, WSIS мәнфәгатьле якларыннан 2 миллионнан артык тавыш алынган. "Минем документлар" үзәкләре "МКТ базасында кушымталар: тормышның барлык аспектларында өстенлекләр - электрон хөкүмәт" 7 - AL C7 категориясе буенча WSIS 2019 чемпионы сыйфатында сайланган. 

WSIS Prize 2019 җиңүчеләре 8-12 апрельдә Женевада Мәгълүмати җәмгыять мәсьәләләре буенча югары дәрәҗәдә бөтендөнья очрашуы форумында WSIS 2019 премиясен тапшыру тантанасы вакытында игълан ителәчәк.

 "Минем документлар" дәүләти һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәкләре челтәре 10 ел элек төзелде.

Бүген Татарстанда 57 "Минем документлар" офисы һәм авыл җирлекләрендә 281 читтә кабул итү тәрәзәсе эшли. Һәр КФҮдә 150 төрдән артык хезмәт күрсәтелә.

 ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International