Бүген Татарстан делегациясе "Сколково" Инновацияләр үзәгендә булды

2019 елның 1 марты, җомга

Бүген Татарстан Республикасы башкарма хакимият органнары, Яшел Үзән районы һәм мәнфәгатьле оешмалар вәкилләре "Сколково" инновацияләр үзәгендә булды. Чара территорияләрне үстерү буенча тәҗрибә алмашу максатыннан үткәрелде. "Сколково" Инновацияләр үзәгенең идарә итү тәҗрибәсе һәм аның территориясендә эшләүче Халыкара медицина кластеры белән шулай ук "Гебзе" оештырылган сәнәгать зонасы (Төркия Республикасы) делегациясе танышты.

"Сколково" Инновацияләр үзәге һәм Халыкара медицина кластерының аерым мөнәсәбәтләрне җайга салу өлкәсендә махсус статуска ия булуы билгеләп үтелде. Аерым алганда, бу техник җайга салу, санитар-эпидемиологик иминлекне тәэмин итү, шәһәр төзелеше эшчәнлеген җайга салу, хезмәт эшчәнлегенә чит ил белгечләрен җәлеп итү өлкәләре.

 

ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International