Татарстан тулаем төбәк продукты күләме буенча позицияләрен саклый. Росстат 2017 ел өчен Россия субъектларының тулаем төбәк продукты турында мәгълүмат бастырды

2019 елның 5 марты, сишәмбе

Татарстан 2017 ел нәтиҗәләре буенча Россия Федерациясе субъектлары арасында тулаем төбәк продукты күләме буенча 7 урынны саклап калды. Аеруча зур күләм Мәскәүдә, Төмән өлкәсендә, Санкт-Петербургта, Мәскәү өлкәсендә, Краснодар краенда һәм Свердловск өлкәсендә теркәлгән. Россия Федерациясе субъектлары буенча тулаем төбәк продукты суммасында Татарстан Республикасы тулаем төбәк продукты өлеше 2,8% тәшкил итте.

 Әлеге күрсәткеч буенча Татарстан Идел буе федераль округы субъектлары арасында лидерлык баскычын били. 2017 ел нәтиҗәләре буенча тулаем төбәк продукты күләме 2 114,18 млрд сум тәшкил итте. Икътисад структурасында аеруча зур чагыштырма авырлык түбәндәгеләрдән гыйбарәт: сәнәгать – 45,0%, сәүдә- 12,5%, төзелеш - 9,3%, авыл хуҗалыгы - 7,1%.

 

ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International