сәүдә һәм инвестицияләр министры Пиа Олсен Дюр һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында “Алабуга” махсус икътисади зонасында «Rockwool» заводы үз эшен башлап җибәрде. ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов та яңа завод ачылу тантанасында катнашты.
Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган очрашуда икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов та катнашты. Яклар Россия Инновацион төбәкләр ассоциациясенең алдагы үсеш стратегиясе, Россия һәм федерация субъектларының инновацион үсеше хакында фикер алышты.
Фикер алышу видеоконференция режимында «Strategy Partners» консалтинг компаниясе экспертлары катнашында узды. Бу чарада шулай ук Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Энергетика министрлыгы һәм “Татнефтехиминвест-холдинг” ААҖ вәкилләре дә катнашты.
Республика җитәкчелегенең Сочи икътисади форумында Россия Саклык банкы һәм “Strategy Partners” белән килешүе нигезендә, Татарстанда илдә беренче булып хезмәт җитештерүчәнлеген үстерү программасы эшләнәчәк. Документ республика икътисады модернизациясен тизләтүгә юнәлтелгән.
2012 нче елның гыйнвар-февраль айларында төп макроикътисади күрсәткечләр сизелерлек үсеш темплары күрсәтә.
Сәнәгать җитештерү индексы узган елның беренче ике ае белән чагыштырганда 6,2 процентка арткан. Төяп озатылган продукциянең күләме 203,3 млрд. сум тәшкил итте.
Эшкәртү производстволарында сәнәгать җитештерү индексы 2011 нче елның гыйнвар-февраль айлары дәрәҗәсенә 111,1 процент тәшкил итте.
2012 нче елның гыйнварында уртача хезмәт хакы 20138,9 сум тәшкил иткән, узган елның гыйнвары белән чагыштырганда бу 21,4 процентка артыграк.
Утырыш Гюмри шәһәрендә РФ төбәкләр үсеше министры урынбасары Максим Травников белән Әрмәнстанның территориаль идарә министрының беренче урынбасары Ваче Тертерян рәислегендә узды.
Утырышта ике ил арасында, аерым алганда, административ-территориаль берәмлекләр дәрәҗәсендә халыкара хезмәттәшлек хакында сүз барды. Көн тәртибенә шулай ук төбәкләр үсеше программаларын эшләү һәм гамәлгә ашыруда тәҗрибә алмашу мәсьәләсе дә кертелде. Әлеге мәсьәлә буенча ТР икътисад министрының беренче урынбасары Сария Сираҗиева чыгыш ясады. Әрмәнстан ягы Татарстанда программалы планлаштыруның методологик нигезе белән танышу теләген җиткерде.
«2012-2020 елларга Татарстан Республикасында интеллектуаль милекне үстерү» озак вакытка исәпләнгән максатчан программа эшләү кысаларында Икътисад министрлыгында Бөтендөнья Банкының икенче миссиясе бара. Программа исә интеллектуаль эшчәнлек продуктларына иркен әйләнеш шартлары тудыруга юнәлтелгән. Нәтиҗәдә программа сәнәгать предприятияләрендә һәм фән өлкәсендә инновацион эшчәнлекне көчәйтергә тиеш.
Сөйкемле хатын-кызлар!
Сезне язның беренче бәйрәме – Халыкара хатын-кызлар көне 8 Март белән ихластан тәбрик итәбез! Сезгә чын күңелдән ныклы сәламәтлек, яхшы кәеф, иминлек һәм олы бәхет телибез.
Иң изге теләкләр белән, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы ветераннары исеменнән министрлыкның Ветераннар советы җитәкчесе Людмила Александровна Голицына.
2012 нче елның 5 нче мартында уңай инвестиция климаты тәэмин итү буенча Татарстан Республикасы башкарма хакимият органнары эшчәнлеге Стандартын кертүче һәм шуның тормышка ашырылуын күзәтүче Эксперт төркем утырышы булып узды.
Утырыш барышында Стандартны кертү буенча “Юл картасы” хупланды. Шулай ук Стратегик инициативалар агентлыгы, Икътисад министрлыгы һәм эксперт төркем белән берлектә Татарстанда Стандартны кертү буенча чиновникларның эшчәнлеген бәяли торган күрсәткечләр эшләнәчәк.