Икътисад министрлыгында Кама инновацион территориаль җитештерүче кластерын 2020 нче елга кадәр үстерү программасы буенча фикер алыштылар

2012 елның 7 марты, чәршәмбе

Киңәшмәнең төп темасы территориаль кластерларны үстерү буенча пилот пректлар конкурсында катнашуга хәзерләнү булды.

2011 нче елның 11 нче ноябрендә Хабаровск шәһәрендә үткән РФ Дәүләт советы президиумы утырышында Россия Президенты Дмитрий Медведев РФ Хөкүмәтенә конкурс рәвешендә территориаль кластер проектларын сайлап алырга һәм аларга ярдәм механизмнарын уйлап табырга кушты.

Шушы максаттан Татарстанда Кама инновацион территориаль җитештерүче кластерын үстерү проекты эшләнгән.

Кластерның территориясендә республиканың төп мәгариф, фәни-техник һәм инновацион потенциалы тупланган.

Икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов әйтеп үткәнчә, Кама инновацион территориаль җитештерүче кластерының потенциалы конкурсны үтергә өмет уята, шул рәвешле, федераль ярдәмгә шанс бирә. Пилот программаларны тормышка ашырыр өчен федераль бюджеттан субсидияләр бирелер дип көтелә. Субсидияләр транспорт, энергетика, инжененер, торак-коммуналь, мәгариф, инновацион һәм социаль инфраструктураларын үстерер өчен бирелергә мөмкин. Министр сүзләренә караганда, әлегә сыйфатлы итеп заявка хәзерләргә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International