Икътисад министрлыгында Татарстан икътисадының приоритет тармакларында хезмәт җитештерүчәнлеген үстерү программасын эшләү турында фикер алыштылар

2012 елның 20 марты, сишәмбе

Фикер алышу видеоконференция режимында «Strategy Partners» консалтинг компаниясе экспертлары катнашында узды. Бу чарада шулай ук Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Энергетика министрлыгы һәм “Татнефтехиминвест-холдинг” ААҖ вәкилләре дә катнашты.

Республика җитәкчелегенең Сочи икътисади форумында Россия Саклык банкы һәм “Strategy Partners” белән килешүе нигезендә, Татарстанда илдә беренче булып хезмәт җитештерүчәнлеген үстерү программасы эшләнәчәк. Документ республика икътисады модернизациясен тизләтүгә юнәлтелгән. Бу эшкә дөньяның машина төзелеше, нефтехимия комплекслары, хезмәт җитештерүчәнлеген күтәрү буенча әйдәп баручы экспертлары да җәлеп ителәчәк. Алда программа документын эшләүдән тыш, хезмәт җитештерүчәнлеген күтәрүдәге проблемаларны тирән анализлау, республика икътисадының көндәшлеккә сәләтен күтәрү буенча стратегик инициативалар комплексын эшләү, предприятиеләрдә җитештерү процессларын камилләштерү максатында финанс институтларыннан акчалар җәлеп итү буенча тәкъдимнәр әзерләү буенча да бурычлар тора.

Мидхәт Шаһиәхмәтов бу эшнең бик мөһим икәнлеген әйтте һәм дәүләт хакимияте органнарын, предприятиеләрне актив хезмәттәшлеккә чакырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International