“Һәр елны мартның икенче якшәмбесендә Геодезия һәм картография хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә. 1720 елның нәкъ менә мартында Петр I Россия империясендә картография планын булдыруга башлангыч бирүче Указны имзалый.
Картография – фән һәм производствоның иң мөһим тармагы. Бүген икътисадның бер генә секторын да Сезнең катнашыгыздан башка күзаллап булмый. Тармак белгечләренең һөнәри осталыгы күп очракта башка тармакларның нәтиҗәле эшчәнлегенә бәйле. Топография карталарын төзүдә, биналарны проектлауда, юллар һәм гидротехник корылмалар төзелешендә, һава торышын фаразлауда – икътисадның барлык юнәлешләрендә сезнең хезмәт кулланыла.
Көндәлек тормышта да без еш кына урамнарны, йорт яки торак пунктны табу өчен карталарга мөрәҗәгать итәбез.
Бүген югары төгәллектә башкарылган геодезик үлчәмнәр ТР социаль-икътисади инфраструктурасын камилләштерүдә кирәкле булган шартларның берсе санала.
Бәйрәм көнендә рәхмәт сүзләрен кабул итегез. Сезгә, туганнарыгыз һәм якыннарыгызга сәламәтлек, бәхет, уңышлар телим. Алга таба да шанлы традицияләрне дәвам итеп, катлаулы бурычларны намус белән башкарачагыгызга ышанам.”
Татарстан Республикасы икътисад министры
Мидхәт Шаһиәхмәтов.