Татарстан Республикасында инвестклимат Стандарты кертү буенча Эксперт төркем үз эшен башлап җибәрде

2012 елның 5 марты, дүшәмбе

2012 нче елның 5 нче мартында уңай инвестиция климаты тәэмин итү буенча Татарстан Республикасы башкарма хакимият органнары эшчәнлеге Стандартын кертүче һәм шуның тормышка ашырылуын күзәтүче Эксперт төркем утырышы булып узды.

Утырыш барышында Стандартны кертү буенча “Юл картасы” хупланды. Шулай ук Стратегик инициативалар агентлыгы, Икътисад министрлыгы һәм эксперт төркем белән берлектә Татарстанда Стандартны кертү буенча чиновникларның эшчәнлеген бәяли торган күрсәткечләр эшләнәчәк.

Икътисад министры урынбасары Артем Здунов төркем әгъзаләренә инвестиция планнарын тормышка ашырганда еш очрый торган проблемаларны теркәп барырга тәгъдим итте. Аның сүзләренә караганда, бу эш “Юл каратсына” вакытында тиешле үзгәрешләр кертергә ярдәм итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International