20 майдан 5 июньгә кадәр Казанда узган “Азия-Тын океаны икътисади хезмәттәшлеге” (АТИХ) форумы чараларының нәтиҗәләре турында журналистларга Премьер-министр урынбасары –авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары Руслан Кәбиров, икътисад министры урынбасары Айрат Шәмсиев сөйләделәр.
Казанда барлыгы 37 төрле утырыш, семинар, киңәшмә, эш төркемнәренең һәм комитетларының утырышлары үтте. Форум кысаларында Казан 3,5 меңнән артык кунак кабул итте.
Бүген “Яңа Тура” технополисы инвестиция проектын гамәлгә ашыру хакындагы шартнамәгә кул куелды Шартнамәне Татарстан Республикасы Икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов һәм технополисның идарә компаниясенең вәкаләтле вәкиле Александр Халдей “Яңа Тура” Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов каршында имзаладылар.
Паскаль Лами Казанда АТЭС форумы чараларында катнаша. Бүген ул Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашты.
Бүген Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгында уздырылган брифингта ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов журналистларга Казанда уздырыла торган форум чаралары турында сөйләде.
Билгеле булганча, Россия 2012 елда “Азия-Тын океан икътисади хезмәттәшлеге” форумының председетеле булып санала. Шул исәптән форумның төп чаралары быел Россиядә уза. Алар 2011 нче елның декабрь аенда башланып 2012 нче елның октябрендә тәмамланачак. Иң төп чара – АТИХ ка кергән 21 илнең башлыклары катнашындагы киңәшмә сентярь аенда Владивостокта узачак.
Чараларның күбесе һәм иң эреләре 20 майдан 5 июньгә кадәр Казанда уздырыла. Җыеп кына тәйткәндә, форумда барлыгы 37 чара каралган. Форум көннәрендә Татарстан башкаласына 3,5 мең кунак киләчәк дип көтелә.
15 май көнне Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов Россия Федерациясендә Польша Республикасы илчелегенең тулы вәкәләтле министр-киңәшчесе Марек Очепка белән очрашты.
Марек Очепканың Казанга килүенең төп максаты - республикалар арасында икътисади мөнәсәбәтләрне үстерү. Польша Татарстанның төп сәүдә партнерлары арасында берсе, һәм 2011 ел нәтиҗәләре буенча, илләр арасында ике яклы тышкы сәүдә әйләнеше 4 миллиардтан артык АКШ долларын тәшкил иткән
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2012 ел, 7 май, б-714 нче боерыгы нигезендә Татарстан Республикасының 2013-2015 нче елларга социаль-икътисади үсеш пронозын эшләү графигы расланды. Республиканың министрлыклары һәм ведомтсволары прогнозларны әзерләүгә керештеләр.
Быел федераль казнадан субсидияләр алу хокукын яулаучылар арасында Татарстанның ике оешмасы бар. Алар - Татар федераль милли-мәдәни мохтәрияте белән “ТР Психологлар ассоциациясе”. Әлеге оешмаларга тәкъдим ителә торган субсидияләрнең гомуми күләме 7 млн сумнан артыграк.
Рейтингта беренче өчлекне Әлмәт (1 урын), Түбән Кама ( 2 урын) районнары һәм Казан шәһәре (3 урын) алды.
Бүген Казанда VII Казан венчур ярминкәсе кысаларында Россия инновация төбәкләре ассоциациясе (РИТА) комитетлары рәисләренең беренче утырышы узды. Утырышны РИТА советы рәисе – Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Анда РИТА әгъзалары – барлык төбәкләр, федераль министрлыклар һәм ведомстволар, Россиянең үсеш институтлары вәкилләре катнашты.
Утырышта катнашучылар РИТА эшенә нәтиҗә ясадылар һәм 2012 елга бурычлар билгеләделәр, ассоциациянең федераль хакимият органнары һәм үсеш институтлары белән хезмәттәшлек итү формаларын карадылар.
Очрашу Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында үтте. Татарстан Джаухари Оратмагунның илче вазифасында сәфәр кылган Россиянең беренче төбәге булды.
Мидхәт Шаһиәхмәтов кунакка республиканың казанышлары, якын киләчәккә төп үсеш планнары, инвесторлар өчен уңай инвестиция климаты тудыру буенча нинди эш алып барылганы турында сөйләде.