Эшче төркем Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының боерыгы нигезендә бу елның 15 нче февралендә төзелде. Аның составына инвесторларның проблемалары белән яхшы таныш булган, икътисад тармакларына инвестицияләр җәлеп итүдә тәҗрибә туплаган республика министрлыклары, ведомстволары, оешмалары вәкилләре керде. Эшче төркемне икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов җитәкләде.
Эшче төркемнең төп максаты – әйтеп үтелгән Стандартны, илнең алты төбәге белән бер рәттән шушы ел эчендә пилот рәвештә Татарстанда кертү. Соңыннан төбәкләрнең иң яхшы тәҗрибәләре бөтен Россия буенча таратылачак.
ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов бүген Кама дәүләт инженер-икътисад академиясендә кунакта булды
Ул студентларга республиканың башка төбәкләр арасында урыны, монда Яр Чаллының һәм автогигантның ролләре турында сөйләде. Шулай ук министр студентлар белән 2012нче ел планнары белән уртаклашты. Ул шушындый очрашуларны көндәлек эшкә бик уңай тәэсир итә дип ассызыклады.
Икътисад министрлыгында Татарстан Республикасының икътисад тармакларын һәм социаль өлкәсен Бөтендөнья сәүдә оешмасы (БСО) шартларына хәзерләүгә багышланган семинар үтте.
“Техник көйләү һәм стандартизация реформалары. Россия БСОга кергәндә сәнәгатьтә эшләүчеләрнең проблемалары” исемле семинар Икътисад, Сәнәгать һәм сәүдә министрлыклары көче белән оештырылды.
Икътисад министрлыгының профсоюз оешмасы эшчәнлеге турында отчет һәм киләсе 2 елга планнар белән минитрлыкныҗ эшләр идарәчесе Рәис Шәрәфетдинов чыгыш ясады.
Икътисад министрлыгы профсоюз оешмасының сәламәтлек һәм хезмәтне саклау өлкәсендәге эшчәнлеге турында кадрлар бүлеге башлыгы Гүзәл Гареева сөйләп үтте.
Хөрмәтле ир-атлар!
Сезне чын күңелдән Ватанны саклаучылар көне белән тәбрик итәбез. Сезгә ныклы сәламәтлек, уңышлы һәм нәтиҗәле хезмәт, оптимизм һәм олы бәхет телибез. Ихлас теләкләребезне кабул итеп алсагыз иде.
Олы ихтирам белән, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы ветераннары исеменнән министрлыкның Ветераннар советы җитәкчесе Людмила Александровна Голицына.
Форум дәүләт хакимияте, фән һәм бизнес, инновация проектларын тормашка ашыручы дәүләт корпорацияләре вәилләре катнашында Россия регионнарының социаль-икътисади үсешенә кагылган актуаль сорауларны кузгатучы эшлекле әңгәмә мәйданы булып тора.
Татарстан Республикасы форумда Россиянең инновацион төбәкләре берләшмәсенең бердәм күргәзмә экспозициясе составында күрсәтелде. Стендта республиканың өч проекты урын алды.
Бүген Мәскәүдә “Крокус-Экспо” Халыкара күргәзмә үзәгендә сигезенче Бөтенроссия “Госзаказ-2012” күргәзмә-форумы ачылды. Тантана рәвештә форумны Россия Икътисадый үсеш министры Эльвира Набиуллина ачып җибәрде. Форумда Татарстан Республикасыннан да рәсми делегация катнаша. Делегацияне ТР икътисад министры урынбасары Марат Шәрифуллин һәм ТР Дәүләт заказы агентыгы генераль директоры Яков Геллер җитәклиләр.
Татарстан Республикасы стенды күргәзмәнең нәкъ уртасында урнаштырылган.
Кара һәм төсле металл калдыкларын саклау, эшкәртү һәм сату эшләренә лицензияләре булган юридик затларга һәм шәхси эшмәкәрләргә Икътисад министрлыгы сайтындагы онлайн-сораштыруда катнашырга тәкъдим итәбез.
Сез дәүләт лицензия контроленә, лицензияләштерү өлкәсендә законнар чыгаруга, министрлыкның шушы юнәлештәге эшчәнлегенә карата үз фикерегезне белдерә аласыз. Шулай ук бу өлкәдә туган проблемаларыгыз, тәкъдимнәрегез белән дә уртаклашсагыз яхшы булыр иде.
“Бүгенге көндә, бигрәк тә Бөтендөнья сәүдә оешмасына керү шартларында, иң мөһиме – конкурентлы булу. Республика предприятиеләре сату базарлары табарга тиеш. Энергия һәм ресурслар нәтиҗәлелегенә зур игътибар бирелә, моның белән эре предприятиеләр җитди шөгыльләнә. Калганнар өчен дә энергия һәм ресурслар нәтиҗәлелеге приоритет булып калырга тиеш”. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстанның глобаль конкурентлыкка сәләтле икътисадын формалаштыруда боларны мөһим шарт дип атады.
Утырышта ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, РФ төбәкләр үсеше министры урынбасары Юрий Осинцев, РФ Икътисади үсеш министрлыгының Стратегик идарә һәм бюджет департаменты директоры Артем Шадрин, республика министрлык-ведомстволары, предприятиеләре, югары уку йортлары җитәкчеләре һ.б. катнашты.
2011 ел нәтиҗәләре буенча ТР муниципаль берәмлекләренең социаль-икътисади үсеш рейтингы дөнья күрде. Алар 18 күрсәткеч буенча бәяләнгән.
Барлык муниципалитетлар икътисади потенциалына карап ике төркемгә: составларында шәһәрләр булган муниципаль районнар һәм шәһәр округларына, составында шәһәрләр булмаган муниципаль районнарга бүленгән.
Узган ел төп күрсәткечләр буенча, Чаллы шәһәре, Әлмәт һәм Түбән Кама районнары беренче төркемгә кергән муниципаль берәмлекләр арасында беренче урынны бүлешкән. Үз составында шәһәрләр булмаган муниципаль районнар төркемендә гомуми күрсәткечләр буенча Тукай, Яңа Чишмә һәм Питрәч районннары лидерлык позициясен били.