2012 нче елның гыйнвар-февраль айларында төп макроикътисади күрсәткечләр сизелерлек үсеш темплары күрсәтә.
Сәнәгать җитештерү индексы узган елның беренче ике ае белән чагыштырганда 6,2 процентка арткан. Төяп озатылган продукциянең күләме 203,3 млрд. сум тәшкил иткән.
Эшкәртү производстволарында сәнәгать җитештерү индексы 2011 нче елның гыйнвар-февраль айлары дәрәҗәсенә 111,1 процент тәшкил иткән.
Төзелештә эш күләме 17,7 млрд. сум тәшкил иткән һәм чагыштырмача бәяләрдә узган елның гыйнвар-феврале дәрәҗәсен 7,7 процентка арттырган. Файдалануга тапшырылган торак йортларның гомуми мәйданы 419,2 мең квадрат метр тәшкил ткән. Бу күрсәткеч узган елның шушы чоры белән чагыштырганда 31,1 процентка артыграк.
Автотранспортның йөк әйләнеше 2011 нче елның гыйнвар-феврале дәрәҗәсенә 101 процент булган.
2012 нче елның гыйнварында уртача хезмәт хакы 20138,9 сумга җиткән, узган елның гыйнвары белән чагыштырганда бу 21,4 процентка артыграк.
Куллану товарлары базарында инфляция 100,7 процент тәшкил иткән. Азык-төлек товарларында ул 101,2 процент, азык-төлек булмаган товарларда 100,6 процент, хезмәтләр күрсәтү өлкәсендә 100,2 процент.