Утырыш Гюмри шәһәрендә РФ төбәкләр үсеше министры урынбасары Максим Травников белән Әрмәнстанның территориаль идарә министрының беренче урынбасары Ваче Тертерян рәислегендә узды.
Утырышта ике ил арасында, аерым алганда, административ-территориаль берәмлекләр дәрәҗәсендә халыкара хезмәттәшлек хакында сүз барды. Көн тәртибенә шулай ук төбәкләр үсеше программаларын эшләү һәм гамәлгә ашыруда тәҗрибә алмашу мәсьәләсе дә кертелгән иде. Әлеге мәсьәлә буенча ТР икътисад министрының беренче урынбасары Сария Сираҗиева чыгыш ясады. Ул эшче төркем әгъзаларын республиканың социаль-икътисади үсеше, Татарстанда гамәлгә ашырылучы программа-проектлар белән таныштырды.
Әрмәнстан ягы исә Татарстанда программалы планлаштыруның методологик нигезе белән танышу теләген җиткерде. РФ төбәкләр үсеше министры урынбасары Максим Травников эшче төркемнең чираттагы утырышын 2013 елда Казанда уздыру тәкъдимен кертте. Шул очракта Әрмәнстан ягы республика презентациясендә урын алган барлык объект һәм проектларны үз күзләре белән күрә, алар белән якыннан таныша алачак.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы