«2012-2020 елларга Татарстан Республикасында интеллектуаль милекне үстерү» озак вакытка исәпләнгән максатчан программа эшләү кысаларында Икътисад министрлыгында Бөтендөнья Банкының икенче миссиясе бара. Программа исә интеллектуаль эшчәнлек продуктларына иркен әйләнеш шартлары тудыруга юнәлтелгән. Нәтиҗәдә программа сәнәгать предприятияләрендә һәм фән өлкәсендә инновацион эшчәнлекне көчәйтергә тиеш.
Шушы елда программа әзер булырга тиеш, шул ук вакытта Россиядә моңа охшаш прогрмма бүгенгесе көндә юк әле. Инновацион эшчәнлеккә объектив бәя бирер өчен программаны хәзерләргә Бөтендөнья Банкы белгечләре җәлеп ителгән. Бу көннәрдә алар Татарстанда кайбер тикшеренүләр, югары уку йортлары, республика оешмалары, предприятияләре хезмәткәрләре белән очрашулар үткәрәләр.