Рөстәм Миңнеханов Русиянең инновацион төбәкләр Ассоциациясе башкарма директоры Иван Бортник белән очрашты

2012 елның 3 апреле, сишәмбе

Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган очрашуда икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов та катнашты.

Яклар Россия Инновацион төбәкләр ассоциациясенең алдагы үсеш стратегиясе, Россия һәм федерация субъектларының инновацион үсеше хакында фикер алышты.

Искәртеп узабыз, Россия Төбәкара инновацион төбәкләр ассоциациясен булдыру турындагы меморандумга 2010 елның маенда Томскида үткән XIII инновацион форумда кул куелды. Бүгенге көндә Россия Төбәкара инновацион төбәкләр ассоциациясенә федерациянең 8 субъекты (Иркутски, Калуга, Томски, Новосибирски өлкәләре, Краснодар, Пермь крайлары, Мордовия, Татарстан Республикалары), шулай ук РФ Хөкүмәте каршындагы Халык хуҗалыгы академиясе һәм Россия нанотехнологияләр корпорациясе керә.
5 апрельдә Мәскәүдә Россия Инновацион төбәкләр ассоциациясенең гомуми җыелышы, Күзәтүчеләр советының чираттагы утырышы узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International