“Алабуга” махсус икътисади зонасында яңа завод ачылды

2012 елның 4 апреле, чәршәмбе

Бүген Россия Федерациясе икътисади үсеш министры Эльвира Нәбиуллина, Дания сәүдә һәм инвестицияләр министры Пиа Олсен Дюр һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында “Алабуга” махсус икътисади зонасында «Rockwool» заводы үз эшен башлап җибәрде. ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов та яңа завод ачылу тантанасында катнашты.

Әлеге завод Дания компаниясенең бөтен дөньядагы 27 предприятиесе (аларның дүртесе - Россиядә) арасында иң куәтлесе санала. Компания “Алабуга” махсус икътисади зонасы территориясендә җитештерү линиясе булдыруга 150 миллион доллар күләмендә инвестиция керткән. Заводта елына 110 мең тонна продукция (минераль мамыктан изоляция һәм төзелеш материаллары) җитештереләчәк. Предприятие 250 гә якын кешене эш белән тәэмин итәчәк. Заводта продукция планлаштырылган вакыттан 3 ай алда – быелның февралендә үк эшләп чыгарыла башлады.

“Моннан берничә ел элек Россия Хөкүмәте энергия нәтиҗәлелеген икътисади сәясәтнең өстенлеге дип игълан итте”, - диде Эльвира Нәбиуллина үз чыгышында. Аның сүзләренә караганда, заманча технологияләрне, аерым алганда, минераль мамыктан эшләнгән продукцияне төзелештә куллану илгә ел саен 300 миллиард сумга якын акчаны янга калдырырга мөмкинлек бирәчәк.

Бүгенге вакыйганы бәяләп, Рөстәм Миңнеханов болай дип ассызыклады: “Бу – дөньякүләм дәрәҗәдәге бик зур проект. Ул Көнбатыш инвесторларының фикерен үзгәртүгә җитди этәргеч бирәчәк. Алар Россиядә инвестицияләр кертү өчен барлык шартлар да тудырылуын үз күзләре белән күрәчәк. Бүгенге үрнәк безгә бик тә кирәк. Тулаем алганда, “Алабуга” махсус икътисади зонасы динамик үсеш кичерә. Без инде хәзер зона территориясен ике тапкыр арттыру хакында сүз алып барабыз. Безнең алда 2016 елга тулаем эчке продукт күләмен 2 триллион сумга җиткерү бурычы тора, махсус икътисади зона – безнең үсеш нокталарының берсе”.

«Rockwool» компанияләр төркеме президенты Элко Ван Хил, үз чиратында, Татарстанда проектны гамәлгә ашыру вакытында ТР Президенты белән биш мәртәбә очрашуын һәм бизнесны үстерүгә шундый зур игътибар бирүче башка җитәкчене белмәвен ассызыклады.

"Татар-информ" МА материаллары кулланылды

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International