Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов шулай дип хәбәр итте.
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәткәндә электрон рәвештә ведомствоара хезмәттәшлекне оештыру турында шулай ук Премьер-министр урынбасары – Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, Сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов, Федераль дәүләт теркәве, кадастр һәм картография хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Алексей Слесаренко сөйләде.
26 июнь көнне Икътисад министрлыгында Татарстан Республикасының социаль-икътисади үсеш фаразларын формалаштыру буенча ведомствоара эшче төркем утырышы узды. Эшче төркем әгъзалары аерым тармаклар буенча республика үсешенең 2013-2015 елларга фараз күрсәткечләрен карады. Күрсәткечләр Россия икътисады үсеше сценариесының уртача-оптитмистик варианты нигезендә 2011-2015 елларга ТР социаль-икътисади үсеш программасын,предприятиеләрнең үсеш перспективаларын исәпкә алып формалашкан.
Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә видеоконференция режимында Россиянең инновацияле төбәкләре ассоциациясе комитетлары җитәкчеләре киңәшмәсе узды. Бүгенге киңәшмәдә ассоциация комитетларының бенече яртыелыкта башкарылган эш нәтиҗәләре һәм РФ Дәүләт Думасының фән һәм фәнни технологияләр буенча комитетының ассоциация белән берлектә күчмә утырышын уздыру мәсьәләсе турында фикер алышынды.
Бүген Санкт-Петербургта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Бөтендөнья банкының идарә итүче директоры Шри Мульяни Индравати ханым белән очрашты. Очрашуда шулай ук икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов та катнашты.
Яклар Бөтендөнья банкы белән Татарстан Республикасының социаль, мәгариф, инфраструктура өлкәсендә хезмәттәшлек итү мәсьәләләре буенча фикер алышты.
Инновацияләр һәм мәгълүмати технологияләр үсеше милли ассоциациясе төбәкләрнең инновацион активлыгы буенча 2011 ел өчен рейтинг әзерләгән.
Тикшерүдә Россия Федерациясенең 83 субъекты катнашкан. Рейтингта беренче урынны Мәскәү шәһәре алган. Татарстан – икенче урында. Ассоциация Татарстанда илебездә зурлардан саналган махсус икътисади зона, 4 индустриаль парк, технополис, 14 технопарк һ.б. булуын аерып күрсәтә. Рейтингның беренче өчлеген Санкт-Петербург шәһәре каплый.
Форум кысаларында Россиянең сәяси һәм икътисади тормышы белән кызыксынган бизнес вәкилләре, дәүләт лидерлары һәм ММЧ вәкилләре катнашында күпсанлы “түгәрәк өстәлләр”, бизнес-диалоглар узачак.
Татарстан делегациясе визиты кысаларында эшлекле очрашулар һәм сөйләшүләр билгеләнгән. Шул исәптән, Бөтендөнья икътисади форум президенты Клаус Шваб, Финляндия Президенты Саули Нийнисте белән очрашулар һәм башка чаралар көтелә.
1 нче июльдән дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтүче органнарның гариза бирүчеләрдән дәүләт органнары, җирле үзидарә органнары, яисә аларга буйсынган оешмалар карамагында булган документларны һәм мәгълүмәтне таләп итергә хокуклары юк. Хакимият органнары дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәткәндә үзара бәйләнештә булачак.
Икътисад министрлыгында муниципаль хезмәт күрсәткәндә ведомствоара бәйләнешкә күчүгә кагылган хәзерлек эшләре буенча фикер алыштылар.
18 июньдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов №УП-477 “Татарстан Республикасының Инвестицион декларациясе турында” Указга кул куйды.
Әлеге декларация Икътисад министрлыгы тарафынна Татарстан Республикасында уңай инвестиция климаты булдыру максатларында эшләнде.
Казан үзәгендә урнашкан IT-паркта (Петербург ур., 52) бүген Стратегик инициативалар агентлыгының (АСИ) Татарстан Республикасындагы вәкиллеге ачылу тантанасы булды.
Вәкиллек ачылышы тантанасында катнашкан ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясендә бу беренче вәкиллек буларак ачыла дип игълан итте. Стратегик инициативалар агентлыгы вәкиллеген эшләтеп җибәрү инновацияләргә, проектларга мөнәсәбәтне принципиаль үзгәртәчәк, эшкуарларга җиңеллек китерәчәк, урта класс формалаштыруга уңай тәэсир итәчәк, дип саный республика башлыгы.
Бүген Татарстан Ресаубликасы делегациясе Премьер-министр Илдар Халиков башлыгында Финляндия Республикасында эш сәфәрендә. Алар III Россия-Европа инновацион форумы һәм Европа бизнес-инновацион үзәкләр челтәренең XXI еллык конгрессында катнаша.
Чара Лаппеенранта шәһәрендә Лаппеенранта технология университетында уза. Шулай ук Финляндиянең икътисадый мәсьәләләр буенча министры Юри Хякямиес, Европа бизнес-инновацион үзәкләр челтәре вәкилләре белән очрашулар планлаштырылган. Татарстан делегациясе әгъзалары өчен Лаппеенранта технология университетының инновацион экосистемасын да тәкъдим итү каралган. Форум кысаларында Татарстанның күргәзмә экспозициясе дә эшли.