Татарстан Республикасы Президенты указы нигезендә Татарстан Республикасының Инвестицион декларациясе расланды

2012 елның 19 июне, сишәмбе

18 июньдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов №УП-477 “Татарстан Республикасының Инвестицион декларациясе турында” Указга кул куйды.

Әлеге декларация Икътисад министрлыгы тарафынна Татарстан Республикасында уңай инвестиция климаты булдыру максатларында эшләнде.

Инвестицион декларация буенча Татарстан Республикасы Россия Федерациясе законнары нигезендә инвестицияләрне, шулай ук инвестиция эшчәнлеге субъектлары хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклауны гарантияли.

Татарстан Республикасында инвестицияләр, законнарда каралган очраклардан һәм тәртиптән тыш, национальләштерелергә тиеш түгел, реквизицияләнә яисә конфискацияләнә алмыйлар.

Татарстан Республикасында инвестиция эшчәнлеге субъектларына тубәндәге гарантияләр бирелә:
инвестиция эшчәнлеген тормышка ашырганда инвестиция процессында катнашучыларньщ тигез хокукларын теэмин иту;
инвестиция проектларын тикшергәндә хәбәрдарлык;
Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнарының, Татарстан Республикасындагы жирле үзидарә органнарының һәм аларның вазыйфаи затларының карарларына һэм гамәлләренә (гамәл кылмауларына) судка шикаять бирү хокукы;
капитал салуларны яклау;
инвестиция проектларын гамәлгә ашыру вакытына республика салымнарын түләү буенча өстенлекле салым ташламаларын саклау;
Татарстан Республикасы законнарын уңай булмаган узгэртүләрдән гарантия;
чит ил инвесторының милек хокукын сатып алуга хокукын гарантияләү;
чит ил инвесторының катнашу хокукын, пайлар, акцияләр һәм башка кыйммәтле кәгазьләр сатып алуга хокукын гарантияләү;
чит ил инвесторының хосусыйлаштыруда катнашуына гарантия;
чит ил инвесторына җир кишәрлекләренә, башка табигать байлыкларына, биналарга, корылмаларга һем башка күчемсез мөлкәткә хокук бирүне гарантияләү.

Законнарга каршы килми торган шартнамәләр (контрактлар) төзу, партнерлар сайлау, йөкләмәләрне билгеләү инвестиция эшченлеге субъектларының хокукы булып тора. Үзара шартнамә мөнәсәбәтләрен башкарганда дәүләт органнарының һәм урындагы затларның үз вәкаләтләре кысаларыннан тыш катышулары рөхсәт ителми.

Татарстан Республикасында инвестиция проектларын хуплау һәм гамәлгә ашыруның яшәп килгән механизмнарына ирешү вакытларын һәм шартларын бозу белән бәйле хәлләр килеп туган очракта инвестиция эшчәнлеге субъектларының хокукларын гамәлгә ашыру тәэмин ителә.

Татарстан Республикасында, шул исәптән рөхсәт бирүче документация бирү белән бәйле процедураларны кыскарту һәм гадиләштерүне дә кертеп, инвестиция проектларын гамәлгә ашыруда булышлык курсетелә.

Инвестиция эшчәнлеге субъектлары белән хезмәттәшлек итүче Татарстан Республикасы дәүлэт хакимияте органнары һәм Татарстан Республикасында җирле үзидарә органнары билгеләнгән тәртиптә Татарстан Республикасы территориясендә инвестиция проектларын гамәлгә ашыруга тоткарлык ясаучы административ киртәләрне бетерүгә юнәлтелгән тәкъдимнәрен карыйлар.

Инвесторларга Татарстан Республикасы территориясендә инвесторлык эшчәнлеген оештыру буенча дәүләт ярдәме чаралары күрелә, шул исәптән:

республика һәм Россия базарларыньң структурасы һәм күләме, инвестиция проектын гамәлгә ашыру өчен кирэк булган җитештерү һәм инфраструктура ресурслары турында мәгьлүмати тәэмин итү;

инвестиция проектлары гамәлгә ашырылучы территорияләр (инвестиция мәйданчыклары) чикләрендә инфраструктура һәм кадрлар сәясәте буенча проектларны гамәлгә ашыруда булышлык итү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International