Инновацияләр һәм мәгълүмати технологияләр үсеше милли ассоциациясе төбәкләрнең инновацион активлыгы буенча 2011 ел өчен рейтинг әзерләгән.
Тикшерүдә Россия Федерациясенең 83 субъекты катнашкан. Рейтингта беренче урынны Мәскәү шәһәре алган. Татарстан – икенче урында. Ассоциация Татарстанда илебездә зурлардан саналган махсус икътисади зона, 4 индустриаль парк, технополис, 14 технопарк һ.б. булуын аерып итеп күрсәтә. Рейтингның беренче өчлеген Санкт-Петербург шәһәре каплый.
Мондый төр тикшерү төбәктә фән һәм инновация өлкәләренең үсешен кызыксындыру-стимуллаштыруда иң яхшы күрсәткечләргә ирешкәннәрне ачыклауны, шулай ук Россиядә инновацияләр өлкәсенең гамәлдәге торышын күзаллауны максат итә. Әлеге Ассоциациянең рейтинглар идеясе һәм методологиясе дөньякүләм аналогларга, беренче чиратта, “European Innovation Scoreboard” Европа рейтингына тиңләштереп эшләнгән.
