Петербург халыкара икътисади форумы инде 16 нчы тапкыр үткәрелә.
Татарстан делегациясе форумының “Эффективное лидерство” пленар утырышында катнаша. Анда Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның чыгыш ясавы көтелә.
Форум кысаларында Россиянең сәяси һәм икътисади тормышы белән кызыксынган бизнес вәкилләре, дәүләт лидерлары һәм ММЧ вәкилләре катнашында күпсанлы “түгәрәк өстәлләр”, бизнес-диалоглар узачак.
Татарстан делегациясе визиты кысаларында эшлекле очрашулар һәм сөйләшүләр билгеләнгән. Шул исәптән, Бөтендөнья икътисади форум президенты Клаус Шваб, Финляндия Президенты Саули Нийнисте белән очрашулар һәм башка чаралар көтелә.