Икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов Татарстан Республикасының рәсми делегациясе составында Финляндиядә эш сәфәрендә

2012 елның 13 июне, чәршәмбе

Бүген Татарстан Ресаубликасы делегациясе Премьер-министр Илдар Халиков башлыгында Финляндия Республикасында эш сәфәрендә. Алар III Россия-Европа инновацион форумы һәм Европа бизнес-инновацион үзәкләр челтәренең XXI еллык конгрессында катнаша.

Чара Лаппеенранта шәһәрендә Лаппеенранта технология университетында уза.

Лаппеенрантада булган вакытта Татарстан делегациясе (аны Илдар Халиков җитәкли) III Россия-Европа инновацион форум ачылышында һәм пленар сессиядә катнашачак.

Татарстан Хөкүмәте башлыгы шулай ук Финляндиянең икътисадый мәсьәләләр буенча министры Юри Хякямиес, Европа бизнес-инновацион үзәкләр челтәре вәкилләре белән очрашулар планлаштырылган.

Татарстан делегациясе әгъзалары өчен Лаппеенранта технология университетының инновацион экосистемасын да тәкъдим итү каралган.

Форум кысаларында Татарстанның күргәзмә экспозициясе дә эшли.

Финляндиягә сәфәр кылу, III Россия-Ауропа инновацион форумында катнашу безнең белгечләргә электр энергиясен саклау өлкәсендәге эшләнмәләр, энергия саклаучы технологияләрне файдалану мөмкинлекләре белән якынрак танышу мөмкинлеге булыр дип ышанабыз. Бу хакта ММЧ вәкилләренә Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков форумның пленар утырышы төгәлләнү белән белдерде.

Искәртеп узабыз, бу чара Лаппеенранта шәһәрендә технология университеты базасында уза.

Премьер-министр сүзләренә караганда, соңгы елларда Россия төбәге буларак Татарстанның Финляндия белән элемтәләре ныгыды.

Мәгълүмәт Татарстан Республикасы Президентының матбугат хезмәте материаллары кулланылып әзерләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International