Икътисад министрлыгында муниципаль хезмәт күрсәткәндә ведомствоара бәйләнешкә күчүгә кагылган хәзерлек эшләре буенча фикер алыштылар

2012 елның 20 июне, чәршәмбе

1 нче июльдән дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтүче органнарның гариза бирүчеләрдән дәүләт органнары, җирле үзидарә органнары, яисә аларга буйсынган оешмалар карамагында булган документларны һәм мәгълүмәтне таләп итергә хокуклары юк. Хакимият органнары дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәткәндә үзара бәйләнештә булачак.

Икътисад министрлыгында муниципаль хезмәт күрсәткәндә ведомствоара бәйләнешкә күчүгә кагылган хәзерлек эшләре буенча фикер алыштылар. Видеоконференция режимында узган киңәшмәдә икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов, Премьер-министры урынбасары – информатизация һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, район башлыклары катнашты.

Мидхәт Шаһиәхмәтов эйтеп үткәнчә, 30 нчы майда оештырылган киңәшмәдән соң күп кенә муниципаль районнар бу юнәлештә эшләрен активлаштырганнар. Алар арасында Аксубай, Алексеевск, Арча, Чүпрәле, Яшел Үзән, Кайбыч, Минзәлә, Мөслим, Түбән Кама, Яңа Чишмә, Балык Бистәсе, Саба, Сарман, Спас, Теләче, Кама тамагы һәм Чирмешән районнарын билгеләп үтергә була.

Шул ук вакытта берничә район тарафынна бу эшкә тиешле игътибар бирелмәгән. Киңәшмәдә катнашучылар аларның графиктан калышу сәбәпләрен ачыкларга тырыштылар.

Мидхәт Шаһиәхмәтов 1 нче июльгә кадәр барлык муниципаль хезмәт күрсәтү регламентлары ведомствоара бәйләнешендәге яңа тәлапләргә тәңгәл булырга тиеш дип искә төшерде.

“1 нче июльдән халык дәүләт һәм муниципаль хезмәтләре алыр өчен төрле справкалар күтәреп йөрмиячәк. Татарстан бу эшкә 100% әзер булырга тиеш”, - дип белдерде икътисад министры.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International