Икътисад министрлыгында Татарстан Республикасының социаль-икътисади үсеш фаразларын формалаштыру эше дәвам итә

2012 елның 27 июне, чәршәмбе

26 июнь көнне Икътисад министрлыгында Татарстан Республикасының социаль-икътисади үсеш фаразларын формалаштыру буенча ведомствоара эшче төркем утырышы узды. Эшче төркем әгъзалары аерым тармаклар буенча республика үсешенең 2013-2015 елларга фараз күрсәткечләрен карады. Күрсәткечләр Россия икътисады үсеше сценариесының уртача-оптитмистик варианты нигезендә 2011-2015 елларга ТР социаль-икътисади үсеш программасын,предприятиеләрнең үсеш перспективаларын исәпкә алып формалашкан. Июнь дәвамында Икътисад министрлыгы киңәшмәләр оештырып, аларда предприятиеләрнең урта вакытка үсеш планнары һәм программалары анализланган иде. Бу мәгълүмат Татарстан Республикасының социаль-икътисади үсеш фаразында төп элемнтларының берсе санала.

Социаль-икътисади үсеш фаразы нигезендә республиканың бюджеты эшләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International