1 нче июльдән ведомствоара хезмәттәшлекне оештыру гариза бирүчедән таләп ителүче документлар исемлеген уртача 33 процентка кыскартырга ярдәм итәчәк

2012 елның 27 июне, чәршәмбе

Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов шулай дип хәбәр итте.

Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәткәндә электрон рәвештә ведомствоара хезмәттәшлекне оештыру турында шулай ук Премьер-министр урынбасары – Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, Сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов, Федераль дәүләт теркәве, кадастр һәм картография хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Алексей Слесаренко сөйләде.

“1 нче июльдән дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтелгәндә хакимият органнары тарафыннан гариза бирүчеләрдән, башка хакимият органнары карамагында булган документлар таләп итү тыелачак. Хезмәтләр күрсәтү өчен кирәкле белешмәләр дәүләт органнары тарафыннан ведомствоара электрон хезмәттәшлек аша соралачак. Шул ук вакытта үзендә сакланучы документларны гариза бирүче тапшырырга тиеш булачак. Алар ведомствоара хезмәттәшлектә катнашмый”, - дип хәбәр итте Мидхәт Шаһиәхмәтов.

Аларга гражданинның шәхесен раслаучы, хәрби учет турындагы документлар, граданлык хәле актларын дәүләт теркәве турындагы таныклык, яшәү урыны буенча теркәлүен дәлилләүче, транспорт чарасын йөртүгә хокук бирүче, хезмәт эшчәнлеге турындагы документлар һәм башкалар керә.

Татарстанда ведомствоара хезмәттәшлектә республика дәүләт хакимиятенең 16 башкарма органы, барлык муниципаль берәмлекләр, 23 федераль башкарма хакимият органы катнашачак. Мидхәт Шаһиәхмәтов билгеләп узганча, ведомствоара хезмәттәшлекне оештыру, гариза бирүчедән таләп ителүче документлар исемлеген уртача 33 процентка кыскартырга ярдәм итәчәк.

Җирле үзидарә органнары тарафыннан күрсәтелүче, хакимият органнары арасында хезмәттәшлек хөкем сөргән 92 хезмәттән һәм 67 республика хезмәтеннән гыйбарәт булган исемлек төзелгән. Республика дәүләт хакимиятенең башкарма органнары тарафыннан ведомствоара хезмәттәшлекнең технологик карталары эшләнгән. Бу үзенә күрә ведомствоара хезмәттәшлеккә күчүдә эшләрне проектлау буенча юл карталары булып торачак. 3 меңгә якын муниципаль регламенты һәм дәүләт хакимияте башкарма органнарының 200 дән артык регламенты яңа закон таләпләренә тәңгәлләштерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International