Казан үзәгендә урнашкан IT-паркта (Петербург ур., 52) бүген Стратегик инициативалар агентлыгының (АСИ) Татарстан Республикасындагы вәкиллеге ачылу тантанасы булды.
Вәкиллек ачылышы тантанасында катнашкан ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясендә бу беренче вәкиллек буларак ачыла дип игълан итте. Татарстан белән агентлык арасында хезмәттәшлек турында килешү узган елның октябренда имзаланган. Стратегик инициативалар агентлыгы вәкиллеген эшләтеп җибәрү инновацияләргә, проектларга мөнәсәбәтне принципиаль үзгәртәчәк, эшкуарларга җиңеллек китерәчәк, урта класс формалаштыруга уңай тәэсир итәчәк, дип саный республика башлыгы. Хәзергә кече һәм урта бизнесның тулаем региональ продуктта өлеше 25 процент дип бәяләнсә, аны 40-45 процентка җиткерү мөһим. Алга куелган бурычны мондый яңа шартларда хәл итү кулай, ул закон-норматив базага, бизнеска мөнәсәбәтне үзгәртәчәк, финанслар җәлеп итүчәнлекне арттыруга этәргеч бирәчәк. Гомумән, бу вәкиллек Татарстанга гына түгел, бөтен Идел буе федераль округы өчен дә эшләячәк – аңа ихтыяҗ бар, дип республика җитәкчесе басым ясап әйтте һәм өметләр акланасына ышаныч баглады.
“Стратегик инициативалар агентлыгы” коммерцияле булмаган автономияле оешманың генераль директоры Андрей Никитин бу җөмләдә, агентлык вәкиллегенең беренчесе нәкъ менә Татарстанда ачылуын теләгән идем, ышанычны акларга тырышачакбыз, дип вәгъдәләп куйды. “Шуны әйтер идем: агентлыкның төбәкләрдә булган иң яхшы үрнәк-мисалларны чүпләп-сөзеп алып, уңышлы модельләрне югарырак дәрәҗәгә чыгару мөмкинлеге бар, һәм аның кыйммәте дә шунда. Хәер, төбәкләр белән элемтәдән башка гына агентлык эшли дә алмый, юкса, ул эксперт институтына кайтып калачак”, - дип, А.Никитин багланышларның әһәмиятен ассызыклап әйтте. Татарстан белән тыгыз элемтәдә эшләрбез дигән ышаныч белән, агентлык вәкиллегенең җитәкчесе сыйфатында Рафаэль Зәйнетдиновны ул Президент Рөстәм Миңнеханов һәм шушы вакыйга уңаеннан килгән республиканың министрлыклары, ведомстволары башлыкларына, федераль министрлыклар һәм Идел буе федераль округы вәкилләренә, бизнес һәм иҗтимагый оешмалар җитәкчеләренә тәкъдим итте.
Шушы тантанага кадәр вәкиллек биләмәләре янәшәсендәге конференц-залда уздырылган “түгәрәк өстәл” утырышында исә агентлык һәм аның вәкиллеге мөмкинлекләре бәян ителде. Ашкынып үсештә булган урта бизнес һәм социаль өлкәдәге проектларны һәм инициативаларны алга этәрү, урта бизнес һәм социаль сектор лидерлары санын үсешкә этәреп, андыйлар санын арттыру, эшкуарлык “климатын” яхшырту, Россия җәмгыятендә эшкуарның һәм эшкуарлыкның уңай имиджын булдыру агентлыкның төп максатлары буларак билгеләп үтелде.
Агентство Идел буе федераль округы территориясендә эш башкаручы эшмәкәрләргә ярдәм итәчәк, дип белдерде Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов. Аның фикеренчә, агентлыкның төбәкләргә якынаюы уңай күренеш, ник дигәндә, төбәкләрдәге бизнес вәкилләренең проблемаларын тизрәк белеп, хәлне төзәтү өчен чарасын вакытында күрү мөмкинлеге арта. Татарстанның кече һәм урта бизнесны үстерерлек базасы җитди булганга, бу вакыйганың да әһәмияте зур, ә инде теге яки бу төбәкнең икътисади торышы нәкъ шушы кече һәм урта бизнесның хәле буенча чамалана-бәяләнә, дип саный министр.
“Татар-информ” ИА татар телендәге материаллары кулланылып әзерләнде