Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә видеоконференция режимында Россиянең инновацияле төбәкләре ассоциациясе комитетлары җитәкчеләре киңәшмәсе узды. Билгеле булганча, Татарстан башлыгы Россиянең инновацияле төбәкләре ассоциациясе Советы рәисе дә. Бүгенге киңәшмәдә ассоциация комитетларының бенече яртыелыкта башкарылган эш нәтиҗәләре һәм РФ Дәүләт Думасының фән һәм фәнни технологияләр буенча комитетының ассоциация белән берлектә күчмә утырышын уздыру мәсьәләсе турында фикер алышынды. Күчмә утырыш 28 июньдә Мәскәү өлкәсенең Дубна шәһәрендә узачак. Анда инновацияле үсеш җирлекләренең эшчәнлеген хокуый яктан тәэмин итүгә кагылган сораулар каралачак. Шулай ук федераль контракт системасы турындагы закон проектын камилләштерүгә юнәлтелгән Ассоциация тәкъдимнәре буенча да фикер алышыначак.
Рөстәм Миңнеханов ассоциациянең федераль контракт системасы турындагы закон проектын эшләүдә катнашуының мөһимлеген искәртте.“Безгә федераль контракт системасына кагылышлы закон бик кирәк. Шуңа күрә аны эшләүдә актив катнашырга кирәк. Активлык күрсәтеп, закон чыгаручыларга үз теләкләребезне җиткерергә тиешбез”, - дип ассызыклады республика башлыгы.