Бүген Санкт-Петербургта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Бөтендөнья банкының идарә итүче директоры Шри Мульяни Индравати ханым белән очрашты. Очрашуда шулай ук икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов та катнашты. Очрашу “Ленэкспо” күргәзмә үзәгендә Петербург халыкара икътисад форумы мәйданчыгында узды.
Яклар Бөтендөнья банкы белән Татарстан Республикасының социаль, мәгариф, инфраструктура өлкәсендә хезмәттәшлек итү мәсьәләләре буенча фикер алышты.
Рөстәм Миңнеханов Татарстанның Бөтендөнья банкы белән эшләү тәҗрибәсе барлыгын ассызыклады. Татарстан Президенты Бөтендөнья банкы белән хезмәттәшлек итүнең тагын бер яңа юнәлеше – тарих-архитектура мирасын саклау кысаларында гамәлгә куела торган проектлар диде.
“Бу мәсьәләдә ярдәм итәргә әзербез. Бергә эшләүдә тәҗрибәбез булуны исәпкә алып, хезмәттәшлек итүнең башка юнәлешләрен дә карарга әзербез”, - дип белдерде Бөтендөнья банкының идарә итүче директоры Шри Мульяни Индравати ханым.