Россия Федерациясе Хөкүмәте күрсәтмәсе буенча Россия Икътисадый үсеш министрлыгы тарафыннан, Икътисадый үсеш һәм интеграция буенча Хөкүмәт комиссиясе каршындагы моношәһәрләрне модернизацияләү буенча эшче төркем белән берлектә, моношәһәрләрне үстерү һәм аларга ярдәм итү сорауларына багышланган конференция оештырыла.
Казан шәһәре Башкарма комитетында 2016 елның 26 гыйнварында «Мәскәү шәһәре Генераль планының ФИ һәм ФП» ДУП тарафыннан эшләнгән Казан шәһәр округы генераль планы проектының икенче этабы материалларын карауга багышланган киңәшмә уздырылды.
Утырыш барышында 2015-2019 елларга Татарстан Республикасы нефть-газ химиясе комплексын үстерү программасын һәм 2015 елда Татарстан Республикасы нефть-газ химиясе комплексының кече эшкуарлык субъектларына һәм предприятиеләренә китерелә торган УВС һәм НХП белән тәэмин итү буенча республика эчендәге кооперация программасын тормышка ашыруга кагылышлы сораулар тикшерелде.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының .2015 елның 31 декабрендәге 1043нче карары белән 2016 елга Татарстан Республикасының Инвестицион меморандумы расланды. Анда агымдагы елга инвестицион сәясәт үсешенең төп өстенлекләре билгеләнгән.
Җирле үзидарә органнары тарафыннан муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең типлаштырылган административ регламентлары актуальләштерелде. Үзгәрешләр муниципаль хезмәтләр күрсәтелә торган биналарның инвалидлар өчен уңайлылыгын тәэмин итү таләпләренә кагыла.
Әгәр катнашучы гаризаны элемтә оешмасына гариза тапшыруның соңгы көненең 24 сәгате эчендә юлласа, контроль органы сатып алу турында документация нигезләмәләренә карата шикаятьне тикшерүгә алырга тиеш.
2016 елның 10 гыйнварыннан 2015 елның 13 июлендәге 263-ФЗ номерлы Федераль закон гамәлгә керде.
Яр Чаллыда 2016 елның 25 гыйнварында «ИТ-парк» Югары технологияләр өлкәсендәге технопаркында Татарстан Республикасы машина төзелеше кластерында катнашучыларның быел беренче гомуми җыелышы булды.
Консультацияләрнең икенче раунды кысаларында Бөтендөнья банкының Россия буенча баш икътисадчысы Биржит Ханзль ханым Россия икътисады буенча Бөтендөнья банкы Төркеме уздыра торган комплекслы Стратегик диагностик тикшеренүләр нәтиҗәләре белән таныштырды.
2016 елның 26-29 гыйнвары көннәрендә Кама инновацияле территориаль-җитештерү кластерында катнашучы предприятиеләр «Интерпластика 2016» 19нчы Халыкара махсуслаштырылган пластмассалар һәм каучуклар күргәзмәсендә катнашачак (Мәскәү ш., «Экспоүзәк» ҮКК).