Монополиягә каршы Федераль хезмәт 2015 елның 29 декабрендәге ИА/76070/15 нче хатында заказчының, вәкаләтле органның, вәкаләтле учреждениенең, махсуслашкан оешманың, сатып алуны башкаручы комиссиянең, аның әгъзаларының, контракт хезмәтенең вазыйфаи затының, контракт идарәчесенең, электрон мәйданчык операторының гамәлләренә (гамәл кылмауларына) карата шикаять тапшыру срокларын санауга бәйле сорауларга аңлатма бирде.
Әгәр катнашучы гаризаны элемтә оешмасына гариза тапшыруның соңгы көненең 24 сәгате эчендә юлласа, контроль органы сатып алу турында документация нигезләмәләренә карата шикаятьне тикшерүгә алырга тиеш.