Казан шәһәре Башкарма комитетында 2016 елның 26 гыйнварында «Мәскәү шәһәре Генераль планының ФИ һәм ФП» ДУП тарафыннан эшләнгән Казан шәһәр округы генераль планы проектының икенче этабы материалларын карауга багышланган киңәшмә уздырылды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы дәүләт хакимиятенең башкарма органнары, Казан шәһәре Башкарма комитеты, фәнни һәи белем бирү оешмалары вәкилләре катнашты.
2030 елга кадәр Татарстан Республикасы Социаль-икътисадый үсеше стратегиясе кысаларында һәм Казан шәһәр округы генераль планын эшләү кысаларында киңәшмәдә Проект концепциясенең түбәндәге критерийлар буенча дүрт варианты («Компактлы Казан», «Үсештәге Казан», «Зур Казан», «Ачык Казан») тикшерелде: халык һәм эш урыннары, функциональ зоналаштыру өстенлекләре,төзелеш параметрлары, мохит һәм архитектура параметрлары, шәһәр транспорты өстенлекләре, шәһәр-агломерация бәйләнеше, үсеш өстенлекләре, тормышка ашыру чыгымнары, бюджетны үстерү.