КИТҖКның полимер эшкәртүчеләре Татарстанны «Интерпластика 2016» пластмассалар һәм каучуклар күргәзмәсендә күрсәтәчәк

2016 елның 26 гыйнвары, сишәмбе


2016 елның 26-29 гыйнвары көннәрендә  Кама инновацияле территориаль-җитештерү кластерында катнашучы предприятиеләр  «Интерпластика 2016» 19нчы Халыкара махсуслаштырылган пластмассалар һәм каучуклар күргәзмәсендә катнашачак (Мәскәү ш., «Экспоүзәк» ҮКК). 

«Интерпластика-2016» ел саен  машина һәм станок төзелеше өлкәсендә  полимер чималны эшкәртү һәм аңардан эшләнмәләр җитештерү буенча иң яңа казанышларны күрсәтү мөмкинлеге тудыра.

Чарада Татарстаннан якынча 30лап полимер эшкәртүче катнаша, шул исәптән  «Хитон пласт 2» ҖЧҖ, «Кама полимер материаллар заводы» ҖЧҖ, КМТТУ технопаркы, «Автодизайн» ҖЧҖ, «Полиматиз» ЯАҖ, «Полимерные изделия» ҖЧҖ, «ИнТехПласт» ҖЧҖ һ. Б. кебек Кама кластерында катнашучы компанияләр.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International