Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының .2015 елның 31 декабрендәге 1043нче карары белән 2016 елга Татарстан Республикасының Инвестицион меморандумы расланды. Анда агымдагы елга инвестицион сәясәт үсешенең төп өстенлекләре билгеләнгән, шул исәптән:
- предприятиеләргә (оешмаларга) дәүләт ярдәме, һәм шулай ук инвестицияле проектларга башка формадагы ярдәм күрсәтү;
- Татарстан Республикасы территориясендә 2030 елга кадәр Татарстан Республикасы социаль-икътисадый үсеш стратегиясенә кертелгән инвестицион сәясәтнең өстенлекле юнәлешләренә җавап бирүче инвестицияле проектларны тормышка ашыруга ярдәм күрсәтү;
- «Иннокам» территориаль аерымланган инновацияле-җитештерү үзәген төзү һәм үстерү;
- һәм башка юнәлешләр.
Инвестицион меморандумга гомуми суммасы 1 трлн сумнан артык булган якынча 200 өстенлекле инвестицияле проект кертелгән, шул исәптән «Татарстан Республикасы Менделеевск ш. Промзонасы территориясендә аммиак, метанол һәм карбамид җитештерү буенча комплекс төзү» («Аммоний» АҖ, Менделеевск муниципаль районы); «Түбән Кама шәһәрендә «Нефть эшкәртү һәм нефть химиясе заводлары комплексы» Тирәнтен эшкәртү комплексы төзелеше (этап 1.3 - 1.5)» (В.Д.Шашин ис. «Татнефть» ГАҖ, «ТАНЕКО» АҖ, Түбән Кама муниципаль районы); «Яңа олефин комплексы төзелеше – I этап (ЭП-600)» («Түбән Кама Нефтехим» ГАҖ, Түбән Кама муниципаль районы) кебек инвестицияле проектлар.