Россия Федерациясе Хөкүмәте күрсәтмәсе буенча Россия Икътисадый үсеш министрлыгы тарафыннан, Икътисадый үсеш һәм интеграция буенча Хөкүмәт комиссиясе каршындагы моношәһәрләрне модернизацияләү буенча эшче төркем белән берлектә, моношәһәрләрне үстерү һәм аларга ярдәм итү сорауларына багышланган конференция оештырыла.
Конференция «СКОЛКОВО»Мәскәү идарә мәктәбендә 2016 елның 29 һәм 30 гыйнвар көннәрендә узачак.
Әлеге чарада РФ Хөкүмәте рәисенең беренче урынбасары Игорь Шувалов, РФ Президенты ярдәмчесе Андрей Белоусов, Тышкы икътисадый банк рәисе урынбасары Ирина Макиева, Моношәһәрләрне үстерү фонды генераль директоры Илья Кривогов, РФ икътисадый үсеш министры урынбасары Александр Цыбульский, һәм шулай ук барлык 319 моношәһәр башлыгы (мэры) катнашыр, дип көтелә.
Татарстан Республикасыннан конференциядә барлык 7 моношәһәр (Яр Чаллы, Түбән Кама, Яшел Үзән, Менделеевск, Алабуга, Чистай, Кама Аланы ш.т.б.) башлыклары, һәм шулай ук Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Наталья Таркаева катнашачак.