Җирле үзидарә органнары тарафыннан муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең типлаштырылган административ регламентлары актуальләштерелде. Үзгәрешләр муниципаль хезмәтләр күрсәтелә торган биналарның инвалидлар өчен уңайлылыгын тәэмин итү таләпләренә кагыла.
Яңалыклар Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте башкарма органнары тарафыннан дәүләт хезмәте күрсәтүнең административ регламентын эшләү һәм раслау тәртибе турында һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының кайбер карарларына үзгәрешләр кертү хакында» 2010 елның 2 ноябрендәге 880нче карарына кертелгән үзгәрешләргә бәйле рәвештә кертелә.
Җирле үзидарә органнары тарафыннан муниципаль хезмәтләрне күрсәтүнең типлаштырылган административ регламентының яңартылганы белән Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының рәсми сайтындагы «Җирле үзидарә органнары тарафыннан дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең типлаштырылган административ регламентлары» бүлегендә танышырга мөмкин.