2016 елның 10 гыйнварыннан 2015 елның 13 июлендәге 263-ФЗ номерлы Федераль закон гамәлгә керде. Аның белән түбәндәге Федераль законнарга үзгәрешләр кертелде:
«Дәүләт контролен (күзәтчелеген) һәм муниципаль контрольне гамәлгә ашырганда юридик затларның һәм шәхси эшкуарларның хокукларын яклау турында» 2008 елның 26 декабрендәге 294-ФЗ номерлы Федераль закон;
«Эшчәнлекнең аерым төрләрен лицензияләү турында» 2011 елның 4 маендагы 99-ФЗ номерлы Федераль закон.
Үзгәрешләр лицензиягә дәгъва кылучылар, лицензиатлар лицензия алу, аны яңарту өчен документлар тапшырганда, һәм шулай ук электрон имза форматы өлешендә тикшерүләр вакытында электрон хезмәттәшлек итү тәртибенә кертелде.
Югарыда аталган законнар белән шул билгеләнде: электрон хезмәттәшлек вакытында документларны имзалау бары тик көчәйтелгән квалификацияләнгән электрон имза (элек – электрон имза) ярдәмендә генә мөмкин.
Моңа бәйле рәвештә лицензия алу, аны яңарту өчен документлар тапшырганда Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәт күрсәтүләре порталыннан файдаланырга киңәш итәбез. Анда тапшырыла торган документлар көчәйтелгән квалификацияләнгән электрон имза куелган очракта әлеге хезмәт күрсәтүне электрон формада алу мөмкинлеге тудырылган.