Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында Россия икътисады буенча Бөтендөнья банкы Төркеме уздыра торган Стратегик диагностик тикшеренүләр кысаларындагы консультацияләрнең икенче раундына багышланган видеоконференция үтте

2016 елның 26 гыйнвары, сишәмбе


Видеоконференциядә  Татарстан Республикасы, Санкт-Петербург шәһәре, Тверь өлкәсе, Төньяк Осетия Республикасы – Алания вәкилләре катнашты.

Татарстаннан чарада Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здунов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының  Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты рәисе Рафис Борһанов, Татарстан Республикасы  Министрлар Кабинеты Аппаратының Икътисад, финанслар һәм дәүләт мөлкәте белән эш итү идарәсе башлыгы Ренат Гайнетдинов, республика министрлыклары һәм аналитика үзәкләре вәкилләре катнашты.

Консультацияләрнең икенче раунды кысаларында Бөтендөнья банкының Россия буенча баш икътисадчысы  Биржит Ханзль ханым Россия икътисады буенча Бөтендөнья банкы Төркеме уздыра торган комплекслы Стратегик диагностик тикшеренүләр нәтиҗәләре  белән таныштырды. 
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International