ЯҢАЛЫКЛАР


29
гыйнвар, 2016 ел
җомга

Белем бирү көндезге һәм читтән торып уку формаларында оештырылган иде. Белем бирү курсы 180 көнгә (5 модуль) исәпләнеп, «СКОЛКОВО» Мәскәү идарә мәктәбендә уздырылды.

Утырышта Яр Чаллы шәһәре, Зәй шәһәре, Кайбыч һәм Буа муниципаль районнарының бурычлары булган предприятиеләрендә хезмәт хакларын һәм физик затларның кеременә салым түләмнәрен, пенсия, медицина һәм социаль иминият фондларына мәҗбүри түләмнәрне түләү торышы каралды. Утырышка әлеге муниципаль берәмлекләрдәге предприятиеләр һәм тормыш дәрәҗәсен күтәрү һәм керемнәрне легальләштерү буенча территориаль ведомствоара комиссияләре җитәкчеләре чакырылган иде.

Әлеге килешү Рөстәм Миңнеханов һәм Александр Браверман арасында  шушы ук очрашу кысаларында Татарстан Республикасы һәм «Кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү буенча федераль корпорация» АҖ арасында хезмәттәшлек турында имзаланган килешү кысаларында уртак эшчәнлек турында ирешелгән килешүләрнең дәвамы булып тора.

Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе  Дмитрий Медведев Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «Яр Чаллы» Алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясен төзү турында» 2016 елның 28 гыйнварындаге 44нче карарын имзалады.

2016 елның 29 гыйнварында Татарстан Републикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм  «Кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү буенча федераль корпорация» АҖ генераль директоры Александр Браверман «КАИ-Лазер» Сәнәгый лазер технологияләренең төбәк инжиниринг үзәгендә һәм Цифрлы технологияләр үзәгендә булдылар.

«Кама кластерлы үсеш үзәге» АКБО каршындагы Татарстан Республикасы ИТ-кластерында катнашучы «СПРУТ-Технология» ҖЧҖ 2016 елның 3-4 феврале көннәрендә Мәскәүдә «Җитештерүне технологик әзерләүне һәм планлаштыруны автоматлаштыруның нәтиҗәле методлары» дип аталган  чираттагы 13нче  конференциясен үткәрәчәк.


28
гыйнвар, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Россия Федерациясе Сәүдә-сәнәгать палатасының «Дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗларны тәэмин итү өчен сатып алуларны (тормыш өчен бик кирәкле һәм мөһим дару препаратлары исемлегенә кертелгән дару препаратлары өчен) башкару максатларына ст-1 формасындагы товарларның чыгышы турында сертификатларны бирү тәртибе турында нигезләмә хакында» 2015 елның 21 декабрендәге 93нче боерыгы белән тормыш өчен бик кирәкле һәм мөһим препаратларга ст-1  формасында тутырылган сертификатларны бирүне көйли торган тәртип расланды.

Бөтендөнья банкының «Бизнесны алып бару» тикшеренүләре нәтиҗәләренә караганда,  «Милекне теркәү» индикаторы буенча Россия дөньяда иң алдынгы урыннарны били.

Россия Федерациясе Дәүләт Думасында 2016 елның 27 гыйнварында икенче укылышта «Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль законның 74нче маддәсе 1нче өлеше 2нче пунктына үзгәрешләр кертелде.

Конкурсның максаты – НИОКР стадиясен тәмамлаган һәм инновацияле продукция җитештерүен ачарга яисә киңәйтергә планлаштырган кече инновацияле предприятиеләргә, бюджеттан тыш средстволардан 100% уртак финанслау шартларында, 15 млн сумга кадәр күләмдә финанс ярдәме күрсәтү.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International