Яр Чаллыда 2016 елның 25 гыйнварында «ИТ-парк» Югары технологияләр өлкәсендәге технопаркында Татарстан Республикасы машина төзелеше кластерында катнашучыларның быел беренче гомуми җыелышы булды.
Җыелышта кластерның идарәче компаниясе буларак Машина төзелеше ассоциациясенең узган елгы эшчәнлегенә йомгак ясалды һәм 2016 елга үсеш юнәлешләре билгеләнде. Ассоциация рәисе Сергей Майоров сүзләренә караганда, узган елда Ассоциация зур уңышларга ирешкән. Үткәрелгән бизнес-миссияләр һәм сөйләшүләр нәтиҗәсендә Ассоциациядә катнашучылар 102 дәүләт корпорациясе белән эшлекле мөнәсәбәтләр урнаштыра алган, һәм инде имзаланган килешүләр буенча продукцияләр җибәрелә.