2016 елның 25 гыйнварында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышы уздырылды.
«2015 елда Татарстан Республикасы нефть-газ химиясе комплексы предприятиеләре эшчәнлеге йомгаклары турында» доклад белән «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ генераль директоры Рафинат Яруллин чыгыш ясады.
Моннан тыш, утырыш барышында 2015-2019 елларга Татарстан Республикасы нефть-газ химиясе комплексын үстерү программасын һәм 2015 елда Татарстан Республикасы нефть-газ химиясе комплексының кече эшкуарлык субъектларына һәм предприятиеләренә китерелә торган УВС һәм НХП белән тәэмин итү буенча республика эчендәге кооперация программасын тормышка ашыруга кагылышлы сораулар тикшерелде.
«Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ Директорлар советы утырышы эшендә Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здунов катнашты.