ЯҢАЛЫКЛАР


9
июнь, 2020 ел
сишәмбе

Конкурста катнашу өчен гаризалар 2020 елның 16 нчы июненнән 15 нче июленә кадәр кабул ителәчәк, нәтиҗәләр ясау – август ахырына кадәр, ә хупланган проектларны финанслау 1 нче сентябрьдән башланачак.

Россия Икътисадый үсеш министрлыгы Социаль юнәлешле коммерциясез оешмалар реестрын формалаштырган, аларга өстәмә ярдәм чаралары күрсәтеләчәк. Анда 2017 елның 1 нче гыйнварыннан 2020 елның 1 нче апреленә кадәр федераль, төбәк һәм муниципаль программалар кысаларында субсидияләр һәм грантлар, Президент грантларын алган, шулай ук социаль хезмәтләр белән тәэмин итүчеләр һәм иҗтимагый файдалы чараларны башкаручылар булып торган оешмалар кертелгән. Татарстаннан исемлеккә 600 дән артык оешма эләккән.


8
июнь, 2020 ел
дүшәмбе

2020 елның 17 нче июнендә 13:00 сәгатьтә Эшкуар йортында (Петербург урамы, 28) һәм «ИТ-парк» югары технологияләр өлкәсендәге технопарк» ДАУ матбугат үзәгендә (Петербург урамы, 52) виртуаль режимда «ТатПатент» – https://patentrt.ru/платформасын тәкъдир итү булачак, ул инновацияле чишелешләрне һәм перспективалы проектларны эшләүдә һәм гамәлгә кертүдә Татарстан Республикасы инноваторларына һәм бизнесына һәр яклы ярдәм күрсәтүгә корылган.

ТР Икътисад министрлыгы, Россиянең эре интернет-ритейлеры – Ozon компаниясе белән берлектә, Татарстан эшкуарлары өчен «Ozon маркетплейсы: эшкуарлар өчен яңа мөмкинлекләр» дигән вебинар-уку әзерләде.

Җиңел сәнәгать предприятиеләре өстәмә ярдәм алырга мөмкин, Россия Президенты Владимир Путин тиешле йөкләмә биргән. Бу хакта Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов «Яңа коронавирус инфекциясе таралуга бәйле начарланган хәл шартларында Татарстан Республикасы икътисадының тотрыклы үсешен тәэмин итү буенча чаралар планын гамәлгә ашыру турында» темасына Татарстан Республикасы шәһәр округлары һәм муниципаль районнары катнашында узган киңәшмәдә хәбәр итте.


5
июнь, 2020 ел
җомга

1 нче июньнән башлап Россиядә предприятиеләрне ташламалы кредитлау программасы старт алды, ул елына 2% белән бирелә. Бүгенге көндә Татарстан эшкуарларыннан 8,7 млрд. сумлык 1 966 гариза килгән. Алынган акчаларны эшкуар эшкуарлык эшчәнлеген гамәлгә ашыруга, шул исәптән хезмәткәрләргә хезмәт хакы түләүне дә кертеп, яисә элек алынган кредитларны, шул исәптән хезмәт өчен процентсыз кредитны да, түли ала.

«ЭРТИКО-ИТС Европа» ассоциациясе һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте арасында фәнни һәм эшлекле аралашуның халыкара дәрәҗәсен саклап калу максатларында, COVID-19 пандемиясе дәвам итү сәбәпле, Казанда узарга тиешле Беренче үзәк-көнчыгыш конгрессны 2020 елның 21-24 нче сентябреннән 2022 елның 19-21 нче сентябренә күчерү турында карар кабул ителгән.


4
июнь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

2019 ел нәтиҗәләре буенча Татарстанда 60 меңнән артык үзмәшгуль гражданин теркәлгән. РФ Хөкүмәтенең 2020 елның 29 маендагы 783 номерлы карары нигезендә, хәзерге вакытта Федераль салым хезмәтенең ТР идарәсе мәгълүматлары буенча, республикадагы үзмәшгуль гражданнарга 138,9 млн.сум күләмендә субсидия түләнәчәк.

«Маркетплейс» ҖЧҖ «Зеленодольск» сәнәгать мәйданчыгын инвестиция проектын гамәлгә ашыру территориясе буларак күздә тота.

Май урталарында Икътисад министрлыгы, әзер ризык китерү агрегаты Delivery Club белән берлектә, республика рестораннарыннан әзер ризыкларга заказ биргәндә теләсә кайсы татарстанлыга 10% ташлама алырга мөмкинлек бирә торган акцияне башлап җибәргән иде. CRPP промо коды буенча ташлама 1 июньгә кадәр гамәлдә булды. Акция барышында ташламадан 4000 артык татарстанлы файдаланган, ташламаларның гомуми күләме 250 мең сум тәшкил итә. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International