Татарстандагы үзмәшгульләргә 2019 ел өчен 139 млн. сум күләмендә салым түләүләрен кире кайтарачаклар

2020 елның 4 июне, пәнҗешәмбе

2019 ел нәтиҗәләре буенча Татарстанда 60 меңнән артык үзмәшгуль гражданин теркәлгән. РФ Хөкүмәтенең 2020 елның 29 маендагы 783 номерлы карары нигезендә, хәзерге вакытта Федераль салым хезмәтенең ТР идарәсе мәгълүматлары буенча, республикадагы үзмәшгуль гражданнарга 138,9 млн.сум күләмендә субсидия түләнәчәк.

Татарстан 2019 елда «Һөнәри керемгә салым» махсус салым режимын яки үзмәшгульләр өчен салым режимын кертү буенча дүрт сынау төбәгенең берсе итеп сайланган иде.

РФ Хөкүмәтенең 2020 елның 29 маендагы 1431-р номерлы күрсәтмәсе нигезендә Россия Федераль салым хезмәте идарәсенә үзмәшгуль гражданнарга, шул исәптән шәхси эшкуарларга 2019 елда һөнәри керемгә түләнгән салымны каплау өчен, 1,6 млрд. сум акча бүлеп бирелгән. Федераль салым хезмәте мәгълүматлары буенча, республикада үзмәшгуль гражданнарга 138,9 млн. сумнан артык субсидия түләнәчәк.

Субсидия һәр айның 20 нче көненнән соңга калмыйча автомат рәвештә күчерелә.

Моннан тыш, гамәлдәге үзмәшгульләр өчен дә, шулай ук яңа теркәлгәннәре өчен дә бер МРОТ күләмендә (Татарстан өчен – 12 130 сум) «салым капиталы» бирелә, аның хисабына үзмәшгуль гражданнар  быел, үз керемнәрен саклап калып, үз акчаларын җәлеп итмичә генә, хокук кырында эшләп, салым түләүләрен үткәрә алачак. Әлеге салым капиталы автомат рәвештә 10 мең сум күләмендә бирелә торган гамәлдәге салым бонусын арттыра.

Салым капиталы 2020 елның 1 нче июленнән 31 нче декабренә кадәр түләнергә тиешле салым өчен бирелә. Салым капиталы автомат рәвештә күчерелә, салым капиталы күчү турындагы мәгълүмат шәхси кабинетта яки «минем салым» мобиль кушымтасында чагылдырыла.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, хәзерге вакытта республикада 66 474 үзмәшгуль теркәлгән, бу республика икътисадының формаль булмаган секторында эшләүчеләрнең 20,5% артыгын легальләштерүне аңлата. Бу санда Россиянең башка төбәкләрендә теркәлгән, әмма үз эшчәнлекләрен алып бару өчен Татарстан территориясен сайлаган чит шәһәр гражданнары исәпкә алынмаган. Андыйлар – 7,4 меңнән артык кеше.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International