Конкурста катнашу өчен гаризалар 2020 елның 16 нчы июненнән 15 нче июленә кадәр кабул ителәчәк, нәтиҗәләр ясау – август ахырына кадәр, ә хупланган проектларны финанслау 1 нче сентябрьдән башланачак.
Конкурска мохтаҗларга адреслы ярдәм күрсәтүне күздә тоткан проектлар өч юнәлеш буенча кабул ителәчәк:
- «социаль хезмәт күрсәтү, социаль ярдәм һәм гражданнарны яклау»,
- «гражданнарның сәламәтлеген саклау, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау»,
- «гаиләгә, аналарга, атага һәм балачакка ярдәм итү».
Проектны гамәлгә ашыру вакыты 2020 елның 1 нче сентябреннән соңга калмыйча башланырга һәм 2021 елның 31 нче декабреннән соңга калмыйча төгәлләнергә тиеш.
Конкурста җиңү өчен оешманың сайлап алынган максатчан төркемнәр белән эшләү тәҗрибәсе әһәмиятле булачак.
Конкурс шартлары белән җентекләбрәк президентскиегранты.рф сайтында танышырга мөмкин, конкурс турында нигезләмә 2020 елның 15 нче июнендә сайтта урнаштырылачак.