«Зеленодольск» сәнәгать мәйданчыгы территориясендә тагын бер эре резидент барлыкка килергә мөмкин

2020 елның 4 июне, пәнҗешәмбе

«Маркетплейс» ҖЧҖ «Зеленодольск» сәнәгать мәйданчыгын инвестиция проектын гамәлгә ашыру территориясе буларак күздә тота.

Бүген Татарстан Республикасына эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов «Маркетплейс» ҖЧҖ генераль директоры Алексей Банников белән очрашты. Компания Татарстанны логистика үзәге төзелеше буенча инвестиция проектын гамәлгә ашыру территориясе буларак карый.

Очрашу кысаларында билгеләп үтелгәнчә, Татарстан инвестиция проектларын гамәлгә ашыруда резидентларга ярдәм итә. Бүген республикада 100 сәнәгать инфраструктурасы объекты (80 сәнәгать мәйданчыгы һәм 20 сәнәгать паркы) бар, аларда 1484 резидент үз эшчәнлеген алып бара. Инвесторларга эшләү өчен барлык шартлар да тудырылган.

Элегрәк Алексей Банников Зеленодольск районында булып, резидентлар өчен мөмкинлекләрне өйрәнгән иде. Маркетплейска нигез салучы нәкъ менә «Зеленодольск» сәнәгать мәйданчыгын проектны гамәлгә ашыру урыны буларак карый.

Логистика үзәге 1 гектар территориядә урнашачак. Склад бинасының мәйданы 5 мең кв. метр тәшкил итәчәк. Яңа проектны тормышка ашыру 250-300 яңа эш урыны булдырырга мөмкинлек бирәчәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International