Җиңел сәнәгать предприятиеләре өстәмә ярдәм алырга мөмкин, Россия Президенты Владимир Путин тиешле йөкләмә биргән. Бу хакта Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов «Яңа коронавирус инфекциясе таралуга бәйле начарланган хәл шартларында Татарстан Республикасы икътисадының тотрыклы үсешен тәэмин итү буенча чаралар планын гамәлгә ашыру турында» темасына Татарстан Республикасы шәһәр округлары һәм муниципаль районнары катнашында узган киңәшмәдә хәбәр итте. Видеоконференция режимында узган чарада икътисадны тотрыклы үстерүне тәэмин итү буенча республика Чаралар планын эшләү буенча эшче төркем әгъзалары, Татарстан Республикасындагы барлык муниципаль берәмлекләр, Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы, Предприятиеләр һәм сәнәгатьчеләр ассоциациясе вәкилләре катнашты.
Җиңел сәнәгатькә ярдәм итү чаралары җиңел сәнәгать предприятиеләренә лизингка тапшырыла торган җиһазлар буенча ташламалар субсидияләүне, җиңел сәнәгать кредитларына хезмәт күрсәтү өчен субсидияләр арттыруны күздә тота. Предприятиеләр эше өчен махсус мәйданчыклар булдыру, онлайн-сәүдәне үстерү планлаштырыла. Дәүләт органнары сатып алуларында Россия җиңел сәнәгать продукциясенә өстенлек биреләчәк.
Министр билгеләп үткәнчә, агымдагы шартларда ихтыяҗны торгызуда система барлыкка китерүче оешмалар эше зур роль уйный. Министр шулай ук кече һәм урта эшкуарлык субъектларын «үстерү» программасында предприятиеләрнең катнашуы буенча эшне активлаштырырга тәкъдим итте. Әлеге программа кече һәм урта эшкуарлык субъектларының технологик әзерлек һәм көндәшлеккә сәләтлелек дәрәҗәсен арттыруга, шулай ук КУЭ субъектлары үсешенә эре заказчыларны тәэмин итүчеләр сыйфатында этәргеч бирүгә юнәлдерелгән.
Кече һәм урта эшкуарлык субъектларының ярдәм программаларында катнашуы турында Менделеевск, Арча һәм Әтнә районнары вәкилләре сөйләде.
Менделеевск районында 235 КУЭ субъекты зыян күргән тармаклар исемлегенә кергән. Бу хакта Менделеевск районы Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Абдуллин хәбәр итте. Аларның 40% – азык-төлек булмаган товарларны ваклап сату вәкилләре, 28% – автоташу белән шөгыльләнә, 14% – көнкүреш хезмәтләре күрсәтә, 10,6% – җәмәгать туклануы белән шөгыльләнә. Апрель аенда 201 (85,5%) КУЭ субъекты салым хезмәтенә субсидия алу өчен гариза җибәргән, май аенда субсидия алу өчен 80нән артык гариза җибәрелгән
Арча районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рәсүл Мөхәррәмов билгеләп узганча, дәүләт ярдәменә дәгъва кылучы зыян күргән тармаклар исемлегенә 388 предприятие кертелгән. Эшчәнлекнең төп өлкәләре – автоташу, җәмәгать туклануы, көнкүреш хезмәтләре, кунакханә һәм туристлык бизнесы, азык-төлек булмаган товарларны ваклап сату. Субсидия түләү турында гариза белән 344 эшкуар (28 юридик зат һәм 316 шәхси эшкуар) яки зыян күргән тармак предприятиеләренең 87%ы мөрәҗәгать иткән, шуларның 255 (74%) түләү алган.
«Әтнә районында аеруча зыян күргән 58 кече эшкуарлык субъекты исемлеккә кергән, – дип сөйләде Әтнә районы Башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Каюмов. Ул билгеләп үткәнчә, район, нигездә, авыл хуҗалыгына йөз тота, шуңа күрә төп җитештерүчеләр – авыл хуҗалыгы предприятиеләре турыдан-туры тыюга эләкмәгән, җитештерүне туктатмаган һәм, санитар-гигиеник нормаларны үтәп, базарны авыл хуҗалыгы продукциясе белән тәэмин итеп, товар белән тәэмин итүчеләр өчен заказ бирүче буларак, эшне дәвам иттергән.
Элегрәк Тукай, Кама Тамагы, Апас, Югары Ослан, Актаныш районнары һәм Яр Чаллы шәһәре үз чыгышларын тәкъдим иткән иде. Традицион киңәшмәләр киләсе атнада дәвам итәчәк.