Ozon компаниясе электрон сәүдә өлкәсендә бизнес үсешенең өстенлекләре турында сөйләячәк

2020 елның 8 июне, дүшәмбе

ТР Икътисад министрлыгы, Россиянең эре интернет-ритейлеры – Ozon компаниясе белән берлектә, Татарстан эшкуарлары өчен «Ozon маркетплейсы: эшкуарлар өчен яңа мөмкинлекләр» дигән вебинар-уку әзерләде.

Күмәртәләп-ваклап сату гомуми кимегән мәлдә интернет-сәүдә базары тотрыклы үсеш күрсәтә. Соңгы 3 айда республикада товар белән тәэмин итүчеләр саны һәм аларның онлайн-платформалардан сату күләме 1,5 тапкырга арткан.

Вебинар кысаларында Татарстан эшкуарлары бизнеска Ozon киңлекләрендә ничек итеп товар сата башларга һәм бөтен ил буенча сатуларны киң колачларга кирәклеген беләчәк. Моннан тыш, вебинар программасында сатуларга старт – логистика схемаларыннан башлап, табышны мәйданчыкта алга этәрү өчен кирәкле күрсәтмәләр биреләчәк, шулай ук төбәк эшкуарлары өчен e-commerce базарында яңа урыннар тәкъдим ителәчәк, хәтта сезнең бизнес товарларны сатып алу һәм сату белән бәйле булмаса да.

Вебинар 2020 елның 9 июнендә 11:00 сәгатьтә узачак.

Катнашу өчен  https://internet-platforma--event.timepad.ru/event/1325119/ сайтында теркәлергә кирәк.

 

Ozon – Россиядә тәүлегенә 3,5 млн уникаль кулланучыга исәпләнгән иң эре интернет-мәйданчыкларның берсе. Ozon ассортиментында 24 категориядә 5 миллионнан артык товар атамасы бар: китаплар һәм кием-салымнан алып азык-төлек продуктлары һәм сәламәтлек өчен товарлар. Аларның 80% артыграгын маркетплейстагы сатучылар формалаштыра — бүген алар арасында 10 500 катнашучы бар.

Ozon даими рәвештә бу исемлекне киңәйтә һәм үз партнерларына булышып тора. Мисал өчен, аларга Ozon.Invest  буенча p2b-платформасы аша финанс мәсьәләләрен хәл итәргә ярдәм итә – аның ярдәмендә сатучылар ике тәүлек дигәндә займ алырга мөмкин, займ алынганнан соң уртача 3 ай эчендә Ozon партнерлары мәйданчыктагы әйләнешен 40%ка арттыра.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International