ЯҢАЛЫКЛАР


17
июнь, 2020 ел
чәршәмбе

15 нче июньдә Координация комитеты утырышында гражданнар җәмгыятен үстерү өчен Россия Федерациясе Президенты  грантларын бирү буенча икенче конкурста җиңүчеләр билгеләнгән. Утырышны видеоконференция режимында Россия Федерациясе Президенты Администрациясе Җитәкчесенең беренче урынбасары Сергей Кириенко уздырган.


16
июнь, 2020 ел
сишәмбе

ТР Икътисад министрлыгына караган Экспортка ярдәм үзәге, eBay маркетплейсы һәм ZoneSmart интегратор-компаниясе Татарстаннан кече һәм урта бизнес өчен eBay аша ваклап сату сату эшчәнлеген үстерү программасын башлап җибәрә. Маркетплейста товарлар урнаштыру республика эшкуарларына аларны бөтен дөнья буенча сатарга мөмкинлек бирәчәк. 

Конкурста катнашу өчен гаризалар 2020 елның 16 нчы июненнән 15 нче июленә кадәр кабул ителәчәк, нәтиҗәләр ясау – август ахырына кадәр, ә хупланган проектларны финанслау 1 нче сентябрьдән башланачак.

10 нчы июньдә РФ Дәүләт Думасында Гражданнар кодексына аккредитация узган оешмаларны мәгълүмати эзләнүгә җәлеп итүне һәм уйлап табуларга һәм асылда файдалы модельләргә экспертиза үткәрү кысаларында патент сәләтлелеген алдан бәяләүне күздә тоткан үзгәрешләр кертү турында закон проекты буенча фикер алышу булган. Закон проектын кабул итү югарыда санап үтелгән функцияләрне гамәлгә ашыру буенча ТР Икътисад министрлыгына караган «Татарстан фәнни-техник үзәге» ТР ДУП вәкаләтләрен рәсми рәвештә расларга мөмкинлек бирәчәк.


15
июнь, 2020 ел
дүшәмбе

«Яңа проектларны алга этәрү буенча стратегик инициативалар агентлыгы» АКО «Смартека» платформасында һәм Telegram порталында коронавирус пандемиясе вакытында бизнеска ярдәм итүнең иң нәтиҗәле һәм үтемле чараларын табу өчен  бизнесменнар арасында сораштыру уздыра.


12
июнь, 2020 ел
җомга

Татарстандагы үзмәшгульләр кече һәм урта эшкуарлык субъектлары өчен каралган барлык дәүләт ярдәме чараларына да дәгъва белдерә ала. Алар арасында – ташламалы кредитлар, субсидияләр һәм грантлар, салымнар буенча ташламалар, лизинг программаларында һәм бизнес-укуларда катнашу. Коронавирус пандемиясе шартларында кече һәм урта эшкуарлыкка дәүләт ярдәме чараларын үзмәшгуль гражданнарга җиткерү турындагы тиешле карар 2020 елның 8 нче июнендә 169 номерлы федераль закон кысаларында кабул ителгән.

Икътисад министрлыгы исеменнән сезне әлеге мөһим бәйрәм – Россия көне белән котлыйм!


11
июнь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Икътисад министрлыгында икътисадны торгызу, халыкны эш белән тәэмин итү һәм халыкның керемнәрен торгызу буенча гомуми илкүләм гамәлләр планын гамәлгә ашыру буенча Республика чаралары планына тәкъдимнәр кертү буенча фикер алыштылар. Киңәшмә видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов рәислегендә узды. Чарада икътисадның тотрыклы үсешен тәэмин итү буенча Республика чаралары планын гамәлгә ашыру буенча эшче төркем әгъзалары, муниципаль берәмлекләр, республиканың Сәүдә-сәнәгать палатасы, Татарстан предприятиеләре һәм сәнәгатьчеләре ассоциациясе вәкилләре, министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре катнашты.


10
июнь, 2020 ел
чәршәмбе

Республиканың 35 муниципаль районында Татарстан эшкуарлыгына ярдәм фондының «Минем бизнес» үзәгенең төбәк вәкилләре даими нигездә эшли. Вәкилләр эшкуарларны кызыксындырган барлык сораулар буенча түләүсез профессиональ консультация бирергә, шулай ук финанс һәм мәгълүмати ярдәм чаралары белән таныштырырга әзер. Бер ел эчендә вәкилләр эшкуарларга 27 меңнән артык хезмәт күрсәткән.

Yardam.ru республика порталы һәм «Брейк Дэрес» сайлап алынган проектлар исемлегенә кертелгән.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International