Delivery Club һәм Икътисад министрлыгы ташламаларыннан 4000 артык татарстанлы файдаланган

2020 елның 4 июне, пәнҗешәмбе

Май урталарында Икътисад министрлыгы, әзер ризык китерү агрегаты Delivery Club белән берлектә, республика рестораннарыннан әзер ризыкларга заказ биргәндә теләсә кайсы татарстанлыга 10% ташлама алырга мөмкинлек бирә торган акцияне башлап җибәргән иде. CRPP промо коды буенча ташлама 1 июньгә кадәр гамәлдә булды. Акция барышында ташламадан 4000 артык татарстанлы файдаланган, ташламаларның гомуми күләме 250 мең сум тәшкил итә. 

Акция COVID-19 пандемиясе шартларында китереп бирү хезмәтләрен күрсәтә башлаган Татарстан рестораторларына ярдәм итүгә юнәлдерелгән иде. Акциягә республиканың 284 рестораны кушылган, географиясе Казан, Зеленодольск, Түбән Кама һәм Яр Чаллы шәһәрләрен колачлый.

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына караган Кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм итү һәм аны үстерү программаларын гамәлгә ашыру үзәге азык-төлек продуктлары һәм эчемлекләр бирү сегментында эшләүче эшкуарлар чыгымнарын 100% субсидияләү программасын башлап җибәрде. Чара шулай ук Татарстан рестораторларына һәм җәмәгать туклануы оешмаларына да ярдәм итүгә юнәлдерелгән. Аны тормышка ашыру өчен республика бюджетыннан 28 млн. сум акча бүлеп бирелгән.

Бүгенге көнгә компенсация мәсьәләләре буенча Үзәккә 446 эшкуар мөрәҗәгать иткән. 42 гариза бирелгән, аларның 23се 2,5 млн сумга хупланган. Җәмәгать туклануы өлкәсендәге эшкуарлар тарафыннан ихтыяҗ булган очракта программаны гамәлгә ашыру дәвам итәчәк.

Искәртеп үтик, субсидия алу өчен, Татарстанның Икътисад министрлыгында аккредитация узган азык-төлек продуктлары һәм ризык китерү сервисларында товарлар, хезмәт күрсәтүләр урнаштыру турында килешү булырга тиеш. Е-commerce базарының һәм китереп җиткерү сервисларының эре уенчылары программага кушылган инде. Субсидия алучы акцизлы товарлар сату белән шөгыльләнергә тиеш түгел.

Үзәктә гаризалар кабул итү дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр 9.00-18.00 сәгатьләрдә, җомга көнне 9.00-16.45 сәгатьләрдә гамәлгә ашырыла, түбәндәге адрес буенча: Казан шәһәре, Мәскәү урамы, 55 йорт, шулай ук республиканың барлык муниципаль берәмлекләрендә Эшкуарлыкка ярдәм итү фондының төбәк вәкилләре аша да кабул ителергә мөмкин.

Өстәмә мәгълүмат алу өчен 8 (843) 222-57-50 телефоны буенча мөрәҗәгать итә аласыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International