Татарстан банкларына эшкуарлардан 2 процентлы яңа кредит программасы буенча 8,7 млрд. сумлык гариза алынган

2020 елның 5 июне, җомга

1 нче июньнән башлап Россиядә предприятиеләрне ташламалы кредитлау программасы старт алды, ул елына 2% белән бирелә. Бүгенге көндә Татарстан эшкуарларыннан 8,7 млрд. сумлык 1 966 гариза килгән. Алынган акчаларны эшкуар эшкуарлык эшчәнлеген гамәлгә ашыруга, шул исәптән хезмәткәрләргә хезмәт хакы түләүне дә кертеп, яисә элек алынган кредитларны, шул исәптән хезмәт өчен процентсыз кредитны да, түли ала.

Бүгенге көндә республика банклары мәгълүматлары буенча, аларга 8,7 млрд.сумлык 1 966 гариза килгән, шулардан 420 млн. сумлык 153 гариза хупланган инде. Гаризалар Ак Барс Банк, ВТБ, Сбербанк, МСП, Открытие, Промсвязьбанк, Газпромбанк, Энергобанк һәм Камкомбанк банкларына алынган.

Исегезгә төшерик, зыян күргән тармаклардагы оешмалар һәм социаль юнәлешле коммерциясез оешмалар (СЮ КО реестрына кертелгән), шулай ук эшчәнлекне яңадан башлап җибәрү өчен ярдәм таләп ителгән тармаклардагы компанияләр кредитларга исәп тота ала. Ялланган хезмәткәрләре булмаган шәхси эшкуарлар гына искәрмә булып тора. Шул ук вакытта кече һәм микробизнес предприятиеләре ОКВЭД буенча зыян күргән тармаклар исемлегенә туры килергә тиеш.

Кредит күләме түбәндәге формула буенча исәпләнә:

(бер МРОТ + ярты ел дәвамында ай саен һәр хезмәткәр өчен түләнгән иминият кертемнәре (30%)) * хезмәткәрләр саны * база чоры (база чоры килешү төзегәннән соң 1 нче декабрьгә кадәр булган чорга тигез).

Шунысын да билгеләп үтик, кредит берьюлы бөтен суммасы белән түгел, ә ай саен бирелә торган траншлар белән бирелә. Бу исә мәшгульлекне сакларга һәм предприятие-заемчылардагы хезмәткәрләргә эш хакын вакытында түләү мөмкинлеген бирәчәк. Җәлеп ителгән кредит акчаларын турыдан-туры хезмәт хакы түләүгә дә, элегрәк хезмәт хакы түләү өчен алынган процентсыз кредитны рефинанслауга яки түләп бетерүгә, башка агымдагы максатларга да тотарга мөмкин.       

Кулланучылар өчен  займ буенча ахыргы ставка 2% тәшкил итә, калганын дәүләт субсидияли. Үз чиратында, программа шартларын үтәгән очракта, кредит буенча процентлар ай саен түләүне таләп итми, алар капитализацияләнә, ягъни төп бурычка өстәлә һәм кредит килешүенең гамәлдә булу вакыты тәмамлангач, кредит бурычы белән бергә түләнәчәк. Ташламалы кредитны түләү срогы 2021 елның 30 нчы июненә кадәр.

Шул ук вакытта хезмәткәрләрнең 90% ким булмаган өлешен саклаган предприятиеләргә кредит процентлары белән бергә гамәлдән чыгарыла – бөтен сумманы дәүләт түли. Әгәр штатта хезмәткәрләрнең 80% кимрәк өлеше калган булса, заемчы ссуданың яртысын һәм аның буенча процентларын кире кайтарырга тиеш булачак. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, кредит килешүе төзелгән вакытта бурычка акча алучы зат банкротлык процедурасында булырга тиеш түгел, әгәр заемчы шәхси эшкуар булса, ташламалы кредит алуга гариза биргән вакытта аның эшчәнлеге туктатылмаган булырга тиеш.

Кредит килешүләре буенча шулай ук ВЭБның кредит суммасының 85% күләмендә дәүләт гарантиясе дә каралган, бу банкларга мондый займ алучылар спектрын киңәйтергә мөмкинлек бирәчәк. Программага процентсыз хезмәт хакы кредитлары программасында катнашучы барлык банклар да тиз арада кушылыр дип планлаштырыла.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International