1 ноябрьдә халыкны эш белән тәэмин итүгә юнәлдерелгән 2% ташламалы кредит бирү программасын гамәлгә ашыру төгәлләнә. Программа эшчәнлеге икътисадның пандемиядән зыян күрүче тармакларына караган Татарстан эшкуарлары арасында ихтыяҗ зур булуын күрсәтә. Узган атна ахырына банклар тарафыннан 13,5 млрд. сумлык 6 279 кредит бирелгән.
Исегезгә төшерик, кредитларга зыян күргән тармаклардагы компанияләр һәм социаль юнәлешле коммерциясез оешмалар исәп тота ала. Ялланган эшчеләре булмаган шәхси эшкуарлар гына искәрмә булып тора. Алынган акчаларны эшкуар эшкуарлык эшчәнлеген гамәлгә ашыруга, шул исәптән хезмәткәрләргә хезмәт хакы түләүне дә кертеп, яисә элек алынган кредитларны, шул исәптән хезмәт өчен процентсыз кредитны түли ала.
Шунысын да билгеләп үтик, кулланучылар өчен кредит буенча ахыргы ставка 2% тәшкил итәчәк, калганын дәүләт субсидияли. Программа шартлары үтәлгән очракта, кредит буенча процентлар ай саен түләүне таләп итми, алар капитализацияләнә, ягъни төп бурычка өстәлә һәм кредит килешүенең гамәлдә булу вакыты тәмамлангач, кредит бурычы белән бергә түләнәчәк. Ташламалы кредитны түләү срогы 2021 елның 30 июненә кадәр.
Шул ук вакытта, 2020 елның 1 июне белән чагыштырганда хезмәткәрләренең 90% ким булмаган өлешен саклаган предприятиеләргә кредит процентлары белән бергә гамәлдән чыгарыла – бөтен сумманы дәүләт түләячәк. Әгәр штатта хезмәткәрләрнең 80% кимрәк өлеше калган булса, заемчы ссуданың яртысын һәм аның буенча процентларын кире кайтарырга тиеш булачак. Россия Икътисадый үсеш министрлыгы мәгълүматларына караганда, агымдагы елның сентябренә бурычка алучы предприятиеләрнең 95%ы штаттагы хезмәткәрләр санын саклап калу таләпләрен үти.