23 октябрь көнне, 17:00 сәгатьтә Эшкуар йортында «Ел экспортеры» конкурсына йомгак ясалачак. Чарада 2019 елда экспорт контрактларын төзегән кече һәм урта бизнес субъектлары – экспортерлар катнашачак.
Конкурста җиңүчеләрне түбәндәге номинацияләрдә сайлап алачаклар «Иң яхшы предприятие-экспортер»:
— Сәнәгать өлкәсендә;
— Хезмәт күрсәтү өлкәсендә;
— Халыкара хезмәттәшлек өлкәсендә;
— Агросәнәгать комплексы өлкәсендә киңәшмә;
— Югары технологияләр өлкәсендә;
— БДБ илләренә;
— Ерак чит илләргә;
— Үсеш динамикасы буенча;
— Иң озак экспорт тарихы булган;
— Иң киң географияле экспорты булган;
— Ел ачышы.
Ел экспортерларын дипломнар һәм истәлекле статуэткалар көтә. Моннан тыш, аларга конкурс эмблемасын продукция һәм хезмәт күрсәтүләрнең югары сыйфатын раслый торган күрсәткеч буларак куллану хокукы бирелә.
Чара Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм Эшкуарлыкка ярдәм фонды тарафыннан «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында үткәрелә.
Конкурс Татарстан Республикасы эшкуарларының тышкы икътисадый эшчәнлеген үстерүгә ярдәм итүгә, эшкуарларга үз продукцияләренең һәм хезмәт күрсәтүләренең иң яхшы үрнәкләрен тәкъдим итү мөмкинлеген тәэмин итүгә юнәлдерелгән.
Белешмәләр өчен телефон: +7(843) 222-90-60 (өст. 277) (Алинә Яруллина)